Киров авыл клубы яналыклары

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

4 июнь көнне Киров авылында зурлап Сабантуй бәйрәме үтте. Ул урман аланына урнашкан Сабантуй мәйданында булды. Бик күп булып авылдашлар, кайткан кунаклар, күрше авллар җыелган иде биредә. Алар игътибарына театральләшкән массовка белән башланып киткән һәм милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп баручы зур бәйрәм тамашасы күрсәтелде. Уеннарда халык актив катнашты, бүләкләр дә зурдан булды. Инде икенче ел авылыбыз сабантуенда уен кораллары бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгегә төрле авыллардан, хэтта шәһәрләрдән кайткан махсус катнашучылар җыелды. Ат чабышы, милли көрәш һәм башка милли уеннар бик оешкан төстә, матур узды.Бәйрәмне оештыруда мәдәният хезмәткәрләренең өлеше зурдан булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International