Җәйге чорда балаларның ялын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру бүгенге көн кадагында булган әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Каникуллар чорында безнең мәктәп-бакчада 40 бала мәктәп яны лагерында ял итә. 1 июньнән спорт-сәламәтләндерү, сәнгати-эстетик, экологик-биология, хәрби-патриотик юнәлешләрдәге көндезге мәктәп яны лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде.
Әйдәманнар һәр көнне бер яңалык уйлап табалар. Кичә балалар “Күңелле стартлар” ярышы үткәрделәр. Үзләрен йөгерүдә, сикерүдә, туп атуда сынап карадылар. Ахырдан дуслык җиңде!