5 июнь көнне Түбәне Гәрәй авылында Авыл көне үткәрелде.Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән композиция белән башланып китте.Чалманарат авыл тирлеге башлыгыКамил Сабирҗан улы Әхмәтов бәйрәм белән котлады.Шулай ук бергә гаилә коруларына 50,55,60 ел тулган гаиләләрне котладылар.Авылдашлар һәм кайткан кунаклар җырлап - биеп күңел ачтылар. Күп төрле уеннарда катнашып истәлекле бүләкләргә ия булдылар.