Авыл җирлекләре, мәктәпләр, мәдәният йортларындагы спорт мәйданчыклары да җәйге чорда тынып тормый. Нөркә буенда урнашкан спорт мәйданчыгында футбол, волейбол, баскетбол уйнау өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Безнең мәктәп-бакча балалары да бу спорт мәйданчыгында бик еш уеннар һәм ярышлар оештыралар.
Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм район хакимияте башлыгы Ф.М.Камаев балаларның һәм яшьләрнең ялларын оештыру һәм сәламәтләндерүдә тиешле шартлар тудыруга зур игътибар бирәләр. Киләчәктә безнең дә шушындый спорт мәйданчыгыбыз булыр дип өметләнәбез.