6нчы июнь - Рус теле көне

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

6нчы июнь - Рус теле көне. Бу көн - бөек язучы, драматург, шагыйрь А.Пушкин туган көн. Моннан тыш, Пушкин әдәби рус телен төзүче дип исәпләнә. Россиядә яшәүчеләргә Пушкин әсәрләрен санап тору кирәк түгел. Алар һәркемгә таныш. Шушы бәйрәм кысаларында ел саен Казанда, ТР Президенты Р.Н.Миннеханов катнашлыгында тантаналы чаралар үтә.

Әлеге тантанада икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укытучысы Р.А.Усманова катнашты. Бәйрәмнең искиткеч югары дәрәҗәдә үтүе турында хис-тойгылары белән бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International