Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев районыбызга эш сәфәре белән килеп китте. Ул социаль объектлар ачу тантаналарында катнашты. “Яшьлек” мәдәни үзәгендә район активы белән очрашты.
Республикада өлкәннәрнең игътибарсызлыгы, сабыйларын күз уңыннан югалтуы аркасында харап булган балалар саны, ни кызганыч, узган елга караганда күбрәк. Бу уңайдан ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш районындагы хезмәткәре Мияссәр Зарипов әти- әниләргә мөрәҗәгать итте :” Эш күпкә сылтау итеп, күп кенә әти-әниләр балаларына тиешле игътибарны бирмиләр. Өлкәннәрне кисәтмичә су коенырга китеп барган балалар да бар. Шуңа күрә әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, “балагызны йөзәргә өйрәтегез. Сабыйларыгызны ялгызын гына су буена җибәрмәгез. Бергә су коенганда да аларны күз уңыннан ычкындырмагыз!“
Узган атнада “Идел” яшьләр үзәгендә ”Алтын каләм – Золотое перо–2016” XXI Республика фестиваленең йомгаклау өлеше узды. 1 атнага якын вакыт эчендә катнашучылар газета чыгарды, телесюжетлар, радиотапшырулар әзерләде, фоторепортажлар һәм PR-проектлар эшләде.
8 июль- Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
Якынлашып килгән урып-җыю кампаниясе уңаеннан, бүген, 6 июль көнне районыбызның 7 мәйданчыгында комбайннар парады узды. Аның төп максаты булып техниканың уракка әзерлеген тикшерү, урып-җыюны сыйфат белән, югалтуларсыз, кыска вакыт эчендә башкарып чыгу тора.
5 июль көнне Чөгәнә авыл клубында кызлар арасында шашка ярышы булып узды.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаевның Ураза Гаете белән котлавы
Район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинның Ураза Гаете белән котлавы
ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИННЫҢ УРАЗА ГАЕТЕ БЕЛӘН КОТЛАВЫ
Гаризаны шәхси кабинет аша тапшырып була