7 июль Актаныш үзәк балалар китапханәcендә гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган “Ак ромашкалар – тугрылык билгесе” дип аталган күңел ачу сәгате булып узды. Икенче санлы Актаныш мәктәбенең мәктәп яны лагереннан килгән укучыларыбыз бәйрәм тарихы белән таныштылар, гаилә көненә багышланган мәкалләрне искә төшерделәр, бергәләшеп табышмакларга җавап эзләделәр, ромашка таҗларына матур сүзләр яздылар, ике командага бүленеп ак кәгазьгә “Бәхетле гаилә нинди була?” дигән темага рәсем ясадылар. Күңел ачу кичәбезне “Бәхеттә-шатлыкта” җыры белән тәмамлап, укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдык.
.jpg)