Яшь гомерләр корбан булмасын

2016 елның 8 июле, җомга

Республикада өлкәннәрнең игътибарсызлыгы, сабыйларын күз уңыннан югалтуы аркасында харап булган балалар саны, ни кызганыч, узган елга караганда күбрәк. Бу уңайдан  ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш районындагы хезмәткәре Мияссәр Зарипов әти- әниләргә   мөрәҗәгать итте :” Эш күпкә сылтау итеп, күп кенә әти-әниләр балаларына тиешле игътибарны бирмиләр. Өлкәннәрне кисәтмичә су коенырга китеп барган балалар да бар. Шуңа күрә әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, “балагызны йөзәргә өйрәтегез. Сабыйларыгызны ялгызын гына су буена җибәрмәгез. Бергә су коенганда да аларны күз уңыннан ычкындырмагыз!“

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International