Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Көтеп алган мөкатдәс Рамазан Гаете якынлашты. Рамазан-шәриф – рәхмәт, мәгърифәт, сабырлык, изгелекләр, ризыкның кадерен, мескен-ятимнәрнең хәлен белә торган ай булды. Рамазан Гаете 5 июль сишәмбе көнне районыбызның һәр мәчетендә иртәнге 7 сәгатьтә вәгазь белән башлана. Намазга хәтле фитыр сәдакаларыбызны биреп бетерү кирәк. Быел фитырның күләме 100 сумнан билгеләнде. Тота алмаган һәр ураза көне өчен уразаның фидиясе 200 сум. Аллаһ Тәгалә ошбу айда тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне, биргән хәер-сәдакаларыбызны кабул кылсын.