Актаныш егете Илгиз Шәкүров Гран-прига ия булды

2016 елның 8 июле, җомга

Узган атнада  “Идел” яшьләр үзәгендә ”Алтын каләм – Золотое перо–2016” XXI Республика фестиваленең йомгаклау өлеше узды. 1 атнага якын вакыт эчендә катнашучылар газета чыгарды, телесюжетлар, радиотапшырулар әзерләде, фоторепортажлар һәм PR-проектлар эшләде.

 

Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең районнан Илгиз Шәкүров  татар телендә иҗат итүчеләр арасында Гран-прига ия булды. “Дизайн һәм верстка” буенча “Яшьләрдә патриотик тәрбия” номинациясендә Лилия Габдрәхимова һәм татар журналистикасы буенча “Укуны яшьләр арасында  ничек популярлаштырырга” дигән номинациядә Алсу Рәшитова җиңүче булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International