ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстанда 2016 ел башыннан 37,5 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль оешмасы тарафыннан даими уздырылучы рейдларда Актаныш районы буенча ел башыннан 5 хокук бозу очрагы ачыкланган. Аларның өчесе – тиеш булмаган вакытта, ягъни кичке сәгать 10нан иртәнге  сәгать 10га кадәр арада исерткеч эчемлек сату буенча, калган икесе – составында спирт булган сыеклык сатуга карый. 

Аеш авылында гомер итүче тыл ветераны Әүхәдиева Шәмсегөл апа Габдулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


9
июль, 2016 ел
шимбә

 Гаилә татулыгы белән көчле. 

8 июль Кәзкәй мәдәният йорты һәм китапханәче хезмәткәрләре Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган авылда парлы гомер итүче гаиләләрне барлап чыктылар. Бәйрәм уңаеннан аларны котлап бүләккә ак ромашкалар бүләк иттеләр, аларнын яшь гаиләләргә булган изге теләкләрен язып алдылар.Китапханәдә ромашка - плакат эшләп куелды

8 июль Кәзкәй авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап авылда парлы гомер итүче гаиләләрне барлап чыктылар. Бәйрәм уңаеннан аларны котлап бүләккә ак ромашкалар бүләк иттеләр, аларнын яшь гаиләләргә булган изге теләкләрен язып алдылар.Китапханәдә ромашка - плакат эшләп куелды.

5 июль көнне Чишмә мәдәният йортында Фәттахов Нәвап Фәттах улын искә алу кичәсе булды.

8 июль көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә " Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" дигән информация сәгате үтте.

8
июль, 2016 ел
җомга

Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт хәм  тугрылык“ көне үткәрелде.

Кәзкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре үз көчләре белән мәдәният йортында ремонт эшләрен башладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International