Татарстанда электрон хезмәт күрсәтү үсеш кичергән

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

Татарстанда 2016 ел башыннан 37,5 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.



Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, электрон хезмәт күрсәтү узган елның шул ук чорына караганда 50 %ка үсеш кичергән.

 

– Электрон түләүләрнең сизелерлек артуы күзәтелә. Бу – коммуналь хезмәт өчен түләүләр буенча ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм муниципалитетлар белән уртак эшебез. Электрон түләүләр ике тапкырдан күбрәккә үсте: ярты елга гомум сумма 5 млрд. 116 млн сумнан артты. Чагыштыру өчен – былтыр әлеге күрсәткеч ел буена 6 млрд. сум тәшкил иткән иде, – диде министр.


Вице-премьер сүзләренчә, быел июнь аенда дәүләт хезмәте күрсәтү порталында Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торыгызуга хәйрия акчасы кертеп була башлады. Роман Шәйхетдинов билгеләгәнчә, өч атнада 323 мең сумлык 470 түләү үткәрелгән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International