Кадерле ветеран, гомер бәйрәмең белән!

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

Аеш авылында гомер итүче тыл ветераны Әүхәдиева Шәмсегөл апа Габдулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны РФ Президенты Владимир Путин  һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев һәм Аеш авыл җирлеге башлыгы Илдус Закиров тәбрик иттеләр. Шәмсегөл Габдулла кызына котлау хаты һәм бүләк тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International