“Гаилә, мәхәббәт хәм тугрылык “көне

2016 елның 8 июле, җомга

8 июль көнне Актаныш муниципаль районында  “Гаилә, мәхәббәт хәм тугрылык” көне үткәрелде. Тантана  район ЗАГС бүлегенең тантаналар залында барлык район халкы катнашында үткәрелде. Кичәнең кунаклары Күҗәкә  авылыннан  Фархетдинов Флус Гильфан улы хәм Фархетдинова Альбина Мөхтәсәр кызы булдылар. Әлеге бәхетле гаилә парына ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева  Россия Федерациясе оештыру комитетының бәйрәм уңаеннан грамотасын хәм “Мәхәббәт хәм тугрылык “ өчен медален тапшырды. Күҗәкә авылында яшәүче  Фархетдинов Флус Гильфан улы хәм Фархетдинова Альбина Мөхтәсәр кызы 1983 елнын 22 нче  декабрендә гаилэ корып, урнэк гаилэ булып,  32 елдан артык тату гомер кичерәлэр. Гаилә башлыгы Флүс Фархетдин улы гомер буе авыл хужалыгы өлкәсендә җитәкче  булып намуслы хезмәтен куя. Ә Альбина ханым почтада, сонрак авыл мәдәният йортында  эшли.  Бәхетле гаилэ 4 бала тэрбиялэп устергән. 92 яшьлек  Альбина апанын әтисенең апасы Мөдәянә әби  дә бугенге көндә алар тәрбиясендә. Әлеге бәхетле гаилә эштә дэ, тормышта да гел бергэ. Авыл халкы алар турында ин яхшы фикердә. Әлеге матур тантана шул көнне гаилә корган туй парлары катнашында барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International