Меңнәр авыл китапханәсе яналыклары

2016 елның 9 июле, шимбә

5 июль көнне Чишмә мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы инвалиды, ярты гасырлык педагогик стажга ия Фәттахов Нәвап Фәттах улын искә алу кичәсе булды. Танылган язучы публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Ягъсуф Шафыйковның Фаттаховлар династиясе турында язылган "Бәхет чишмәләре" дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде. Кичә танылган җырчылар: Филүс Каһиров, Ләйсән Гимаева, Булат Бәйрәмов, Кәрим Тинчурин театры артистлары, Агыйдел җыр һәм бию ансамбле егетләре һәм кызларының матур җыр-биюләре белән үрелеп барды. Кичәне оештырган Фән һәм мәгариф министры, авылдашыбыз Фаттахов Энгель Нәвап улына авыл халкы чиксез рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International