Бүген, 30 сентябрь көнне Актанышта районкүләм өмә булып узды. Чарада хакимият эшчеләре, барлык оешма-предприятияләр һәм районыбыздагы чисталыкка битараф булмаганнар катнашты.
Төп көчләр парк һәм мәйданнарны чистартуга куелды: агачлар утырту, корыган ботакларны кисү, чүптән һәм корыган яфраклардан арындыру.
Авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Актаныш авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Яһүдә улы Мирзаһитовка “Татарстан Республикасының атказанган агрономы” дигән мактаулы исем бирелде. Котлыйбыз!
5 лидердан торган студиянең алып баручылары, мөгаллимнәргә багышлап сюжетлар төшерә.
Бүген Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагының иң яхшы хезмәткәрләре Казанга җыелды.
29 сентябрьдә, "Корстон" комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышланган тантаналы чара узды. Алдынгыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.
Тәбрикләнүчеләр арасында Актаныш районы хезмәтчәннәре дә булу аеруча сөенечле.
28 сентябрь көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә 11нче сыйныф ата-аналары җыелышы узды.
29 сентябрь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә 2 санлы Актаныш урта мәктәбенең 4 “А” сыйныф укучылары белән берлектә (сыйныф җитәкчесе Рушания Мингазова) өлкәннәр көненә багышланган “ Яшәсен өлкәннәрнең яши – яши яшәрә барганнары!” дигән исем астында тематик кичә уздырылды.
“Милләтләр кроссы” – Россиядә үткәрелә торган спортның җәйге төрләре буенча иң масштаблы массакүләм спорт чарасы. Бу чара безнең районда да ел саен үткәрелә.
21 сентябрь көнне СССРның спорт мастеры Ф.Ш.Шаемов призына укучылар арасында "Алтын көз" җинел атлетикасы үткәрелде.