29 сентябрь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә 2 санлы Актаныш урта мәктәбенең 4 “А” сыйныф укучылары белән берлектә (сыйныф җитәкчесе Рушания Мингазова) өлкәннәр көненә багышланган “ Яшәсен өлкәннәрнең яши – яши яшәрә барганнары!” дигән исем астында тематик кичә уздырылды. Кичәбезгә кунак итеп, озак еллар балалар китапханәсендә эшләгән Фәйрүзә Харисова, Илүсә Игнатъева һәм Венера Раяноваларны чакырдык. Өлкәннәр көненә багышлап “Яшисе килеп, кадерле булып яшик” дигән исемдә китап күргәзмәсе эшләп куйдык, шул исемдә электрон презентация күрсәттек. Кичә барышында укучылар өлкәннәргә багышланган шигырьләр сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, мәкальләр әйтү буенча ярыштылар. Ә өлкәннәребез исә, үз чиратларында аларга үз тәҗрибәләреннән чыгып, бу катлаулы тормышта югалып калмаска, акыллы, тәүфыйклы , рәхим – шәфкатьле булып үсүләрен теләделәр. Кунак апалар “әбиләр күчтәнәчсез йөрми” дип балаларга күчтәнәч тараттылар.
.jpg)

.jpg)
.jpg)
.jpg)