1 октябрь көнне “Яшьлек» милли-мәдәни үзәгендә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан җирле җәмәгать ветеран оешмалары активының Актаныш муниципаль районы Башлыгы Камаев Фаил Мисбах улы, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов белән очрашуы үткәрелде.
29 сентябрь көнне 1 класс укучылары мәктәп китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәче Ахмадуллина М.М. кызы укучыларны кечкенәләр һәм зурлар өчен булган китапларның урнашу тәртибе, дәреслекләр тотышы, яңа кайткан китаплар, китапханәдән китап алу тәртибе һ. б. таныштырды.
28 нче сентябрь көнне Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Алар табигатьтәге төрле үзгрешләрне күзәттеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Өлкәннәр ункөнлегенең чаралар планы
Бүген, 1 октябрьдә районыбызның берничә мәйданында – Актанышта, Аскы Актанышта, Пучыда, Татар Суксуда - Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылды. Ярминкәгә районның барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр – фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, мәктәпләр, авыл җирлекләре, җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка чамалы бәяләрдән яшелчә, сөт, май, бал, ит продукциясе, бөртек, шикәр кебек беренчел продукция тәкъдим иттеләр. Шулай ук ярминкәдә печән, салам, хәтта тере бозаулар, сарыклар, каз, ит чебие, үрдәк, күркә, цесарка алырга мөмкин иде.
30 сентябрь көнне СХТ библиотекасында "Көзге матурлык" дип исемләнгән кичә узды.
30 сентябрь көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары өмәдә катнашты. 5нче сыйныф укучылары Җиңү паркын чистарттылар, 10нчы сыйныф укучылары Һ.Такташ урамында миләш агачларын утыртып, Актанышны яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр.
Татарстанда 20 ләп хуҗалык үсемлекчелек һәм терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешкән.