Татарстан Республикасында 581 мең га көзге культуралар чәчелгән, бу бөртеклеләр мәйданының 36 %ын тәшкил итә. Гомумән алганда, уҗымнарның торышы начар түгел, һава шартлары да моңа ярдәм итә. Хәзер алар тамыр җибәрә, ә күп кырлар инде шытып чыккан. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.
13-16 октябрьдә Актаныш муниципаль районында VIII авыл яшьләре Форумы үтәчәк. Әлеге форум кысаларында кызыклы темаларга түгәрәк өстәлләр, спорт ярышлары, шулай ук туристик чаралар һәм күңел ачу программалары да уздырылачак. Аларны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре һәм “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” яшьләр иҗтимагый оешмасының актвистлары оештырачак.
Финанс органнары системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Актаныш муниципаль районының “Үзәкләштерелгән бухгалтерия” МБУ директоры Дамира Рифкать кызы Галимҗанова ТР Финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Финанс органнары системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы “Үзәкләштерелгән бухгалтерия” Муниципаль бюджет Учреждениесы директоры урынбасары Ләйсән Мирхәт кызы Мирзаһитова ТР Финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Белгәнебезчә районыбызда, 1 октябрьдән Өлкәннәр ункөнлеге башлана. Актаныш районы “Туган як” музее өлкәннәрне кунак итеп, түбәндәге чараларга чакыра:
Районда өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан кайнар элемтә линияләре эшли
Казан өчен тавыш бирик!
1 октябрьда районда Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан ярминкә уздырылды. Безнең мәктәп тә үзенең бакча уңышлары белән катнашты.