Киләсе елда социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга биреләчәк акча күләме билгеле булды.
Хезмәт ветераннары, уртача айлык кереме 20 мең сумнан артмаучылар, шулай ук Татарстан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән пенсионерлар ай саен 448 сумга өметләнә ала. Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәренә һәм реабилитацияләнгән гражданнарга ай саен 669 сум түләү каралган. Сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләргә 560 сум, опекага бирелгән ятим балаларга: укучыларга – 7989, мәктәпкәчә яшьтәгеләргә – 9214 биреләчәк. Пенсионерларга җәмәгать транспортына утырып йөрү өчен субсидияләр: айлык кереме 20 мең сумнан азрак булса – 448 сум, 20 меңнән артык булса – 180 сум итеп билгеләнгән.
Районда өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан кайнар элемтә линияләре эшли
ЮХИДИ район фонды җитәкчесе Рәсимә Заһит кызы Сәетованы районыбызда олысы да, кечесе дә яхшы белә. Мәктәп-балалар бакчаларында еш кунак ул.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әкиятләр иленә сәяхәте.
2 нче октябрь көнне Яңа Әлем мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан "Кадерле, сөекле картларым!" исемле концерт прогаммасы күрсәтелде.
2 нче октябрь көнне Яңа Әлем мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан "Кадерле, сөекле картларым!" исемле концерт прогаммасы күрсәтелде.
3 октябрь көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең актлар залында 1-2 сыйныф укучыларының бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор-майор Ахунова А.А. һәм юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау бүлеге җитәкчесе Саетова Р.З. белән очрашу уздырылды. Мероприятиенең максаты: балалар арасында тәртипсезлекне булдырмау һәм аларны кисәтү, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү һәм белемнәрен ныгыту.
Өлкәннәр бәйрәме.
Актаныш муниципаль районында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында өлкәннәр арасында “Иң оста компьютерчы” исеменә конкурс игълан ителде. Әлеге конкурс 3октябрь көнне икенче Актаныш урта мәктәбе базасында узды. Конкурста катнашучылар үзләренең белемнәрен төрле өлкәдә кулланып күрсәттеләр: текст язу, таблица төзеп формула куллану, презентация эшләү, интернеттан мәгълүмат эзләү. Җиңүчеләр Диплом һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр: Маликов Ф.Р., Валеева С.Ф.,