Бүген Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагының иң яхшы хезмәткәрләре Казанга җыелды.
29 сентябрьдә, "Корстон" комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышланган тантаналы чара узды. Алдынгыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.
Тәбрикләнүчеләр арасында Актаныш районы хезмәтчәннәре дә булу аеруча сөенечле.