ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадысы финалында Актаныш командасы 2 урынны яулады

Өстәл теннисы буенча 8 октябрь көнне күрше Илеш районы Югары Яркәй авылында Башкортстан Республикасы көненә багышлап узган турнирда Актаныш спорт мәктәбе укучылары да катнашты.

Үз яшь категорияләрендә Илназ Сәрвәров, Сөмбел Шәйхразыева, Камилә Шиһапова, Гомәр Гәрәев, Камилә Гәрәева һәм иң яшь уенчы Данил Харисов чемпион исемен яулап кайтканнар.

Риназ Садретдинов, Зөлфия Мөхәмәтдинова, Чулпан Вилданова, Диләрә Зәкиева исә призлы урын ияләре. Остазлары – Булат Солтанов.


15
октябрь, 2016 ел
шимбә

Бүген, 15 октябрь көнне район мәдәният сараенда, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан, зур тантана үткәрелде. Анда икмәк язмышы өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән, районыбыз кырларында үскән 2016 ел ашлыгын түкми-чәчми җыеп алган фидакарьләр җыелды. Без аларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез, алар хезмәтен олылыйбыз, дан җырлыйбыз.

14 нче октябрь көнне Марсель Гилаев истәлегенә багышланган милли көрәш ярышында егетләребез 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз!!!

28 кг - Сабиров Айзат,  2 нче урын

50 кг - Корбангалин Рәлиф, 2 нче урын

60 кг - Сафиуллин Илнур, 3 нче урын

65 кг - Сабиров Рәдис, IV нче урын


 

Игелек үзәге үткәргән "Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул" дигән фотоконкурста катнашып II класс укучылары Әхмәтова Айзирә, Шәйдуллина Ильвина, Шәйдуллин Гамил һәм класс җитәкчеләре Э.Ф.Гарипова мактау грамоталарына, истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Ә икенче көнне бәйгедә катнашкан укучылар әби-бабалары белән Игелек үзәге каршында оештырылган "Өлкәннәр көне"ндә бәйрәмгә кунак итеп чакырылдылар. Анда безнең мәктәптәп Шәйдуллина Ильвина шәрыкъ биюе белән катнашты. 

12 нче октябрь көнне укучылар мәктәп бакчасында чөгендер һәм кишер уңышын җыйдылар. Көн  кояшлы  булганлыктан, эш җиңел һәм тиз башкарылды. Укучылар яшелчәләрне сабагынан чистарттылар, капчыкларга тутырып, саклау базына урнаштырдылар. 

Өлкәннәр ункөнлеге  уңаеннан мәктәбебездә бик куп чаралар уздырылды. Иң беренче эш итеп мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга киткән өлкән укытучыларыбызны котлап, узебезнең күчтәнәчләребезне тапшырдык. 1 нче октябрь көнне районда уткәрелгән ярминкәдә дә безнең мәктәп үзенең мул уңышлары белән катнашты.Укучыларыарасында “Минем яратканәбиемһәм бабам” темасынарәсем конкурсы булып узды. Шулай ук класс җитәкчеләре “Әбием сандыгы”, “Нәрсә ул яхшылык?”, “Өлкәннәр ярдәмгә мохтаҗ”  һ.б. темаларга класс сәгатьләре уздырдылар. Өлкәннәргә  ярдәм йөзеннән  тимурчылык отрядлары  рейдлар уткәрделәр һәм бу эш хәзерге вакытта да актив рәвештә алып барыла.Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без аларны хөрмәт итәргә тиешбез.

 Мәктәптә "Көзге бал" кичәсенә әзерлек башланды.

14 октябрь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән "Башваткыч" уены үткәрелде.

КВН уенының зона турына әзерлек бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International