Бөтенрәсәй һәм республика олимпиадасы”ның мәктәп туры җиңүчеләре билгеле булды. Котлыйбыз , уңышлар телибез.
Белемнәрен тикшерү максатыннан 10 нче октябрь көнне мәктәп күләмендә 9 нчы сыйныф укучылары математикадан төп дәүләт имтиханы биреп карадылар. Чираттагы имтиханга уңышлар телибез
Ахун авылында гомер итүче тыл ветераны Нәсимә Ялил кызы Адиева 14 октябрь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тәбрик итте. Нәсимә Ялил кызына котлау хаты һәм бүләкләр тапшырды.
14 октябрь көнне Актаныш районы ЗАГС булегендә 50, 55 ел бергә яшәгән парлар белән "ПАР КАНАТЛАР" кичәсе уткәрелде.
Әлеге чарада тубәндәге жирлекләрдән юбилярлар катнашты.
1. Шәймарданов Шәмсемөхәмәт Шәймәрдән улы һәм Шәймарданова Балхис Шайхелгали кызы - Солтангол авылыннан.
2. Фарсыев Зөфәр Фарсый улы һәм Фарсыева Рәзинә Шәйхморза кызы - Аеш авылыннан.
3.Хәйдәров Артур Мирсәгыйть улы һәм Хәйдәрова Нурания Миннәхмәт кызы- Куян авылыннан
4.Сарваров Васил Каюм улы һәм Сарварова Минсафа Гыйлфанетдин кызы – Куян авылыннан
5. Габбасов Әхнәф Әбел улы һәм Мутина Фәридә Гавас кызы - Актаныш авылыннан
Юбилярларга район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б. Мухамадиева район Башлыгының котлау хатын тапшырды. Истәлек буләкләре бирде. Кичә концерт номерлары белән аралашып барды. Юбилярларны хезмәттәшләре, балалары, оныклары котлады.
Актаныш районы үсемлекчелек, Әтнә - терлекчелек, Нурлат - шикәр чөгендере, Саба инновацияләр өчен бу исемлеккә кертелгән.
12 октябрь көнне "Каенкай" балалар бакчасында "Әкият иленә сәяхәт" дип исемләнгән кичә уткәрелде.
10 октябрь көнне Уразай хатын кызлар вокаль ансамбле өлкән яшьтәге үзешчән автор башкаручылар концерт- күргәзмәдә катнаштылар.Авылдашыбыз Кәдрия апа Саматова бу концертның йолдызы булды.
11 октябрь көнне СХТ китапханәсендә "Юные друзья природы" клубы членнары белән "Табигать- ул тиңсез хәзинә" дип исемләнгән дәрес утте.