ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

27 октябрь көнне Актаныш районы Туган як музеенда Татарстанның атказанган укытучысы, тынгы белмәс оештыручы, Актаныш сәхнәсендә тәүге вокаль инструменталь ансамбль туплаган оста музыкант, район үзешчән кино сәнгатенә нигез салып, тарих өчен гаять әһәмиятле кыска метражлы фильмнар төшереп килер буыннарга калдырган талантлы оператор, район телевидениесен оештыручыларның берсе - Рим Гаян улы Мостафинның тууына 70 ел тулуга багышланган кичә уза. Башлана 14:00.


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген, ягъни 17 октябрь көнне, 2нче санлы Актаныш урта мәктәбенең актлар залында 7-8 сыйныф укучыларының ПДН инспекторы майор Ахунова А.А., районыбыз наркологы Минхузин Л.С. һәм юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау бүлеге җитәкчесе Саетова Р.З.белән очрашу үткәрелде. Очрашуның максаты: укучылар арасында тәртип бозуны, җинаятьчелекне кисәтү һәм булдырмау; соңгы елларда барыбызны да борчыган эчүчелек, токсикомания, наркомания кебек афәтләрне укучылар арасында булдырмау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне булдыру.

РФ Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, 2007-2015 елларда ана капиталын 6,5 миллионнан артык гаилә алган.

Татар Ямалы авыл китапханәсендә  "Матурлык" балалар клубының чираттагы утырышы булып узды.

17 октябрь көнне Меңнәр авыл китапханәсендә "Мавыктыргыч Татарстан" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде.

14 октябрь көнне “Актаныш” спорт комплексында райныбызның атаклы көрәшчесе Марсил Гыйлаев истәлеге Кубогы өчен 1998 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында милли көрәш буенча турнир узды. Актанышта ул 4нче тапкыр оештырылды. Актанышта ул 4нче тапкыр оештырылды. 

14 октябрь көнне СХТ китапханәсендә "Тылсымлы куллар" клубының   дәресләре узды

Актаныш халкы  ноябрьдә 3 көн рәттән ял итәчәк

Россия торак - коммуналь хуҗалыгы Почетлы эшчесе, Татарстан Республикасының атказанган эшчесе Султанов Инсаф Сәет улы призына Азнакай шәһәрендә үткәрелгән республика татар – башкорт көрәшендә катнашып, 9 нчы класс укучысы Хуҗин Фарис үз үлчәү авырлыгында 2 нче урынны алды.

“Яшь педагогларны авылда калдыру мәсьәләсен бик җиңел хәл итеп була. Ничекме? Торак алу өчен ташламалы кредитлар, яшь табибларга бирелә торган миллионнар белән җәлеп итеп”, – ди “Авыл укытучысы – 2016” рес¬публика бәйгесендә җиңү яулаган Ландыш Әһлетдинова. Ул Актаныш районындагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International