18 октябрь көнне Чалманарат " Җиде нарат " командасы Тат. Суыксу мәдәният йортында КВН зона ярышларында катнаштылар.
Якташыбыз, композитор Рәис Нәгыймов турында "Оҗмах капкаларым шушында" дигән өр-яңа китап Әтәс авыл китапханәсе китап укучылары кулына килеп керде.
Бүген, ягъни 19 нчы октябрь көнне Актаныш муниципаль районы мәгариф бүлеге планы нигезендә Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-6 нчы класс укучылары арасында “Математик карусель” үтте. Өчәр укучыдан торган команда үзләренең көчләрен логик математик мәсьәләләр чишүдә сынадылар. Барлыгы район күләмендә урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән 33 команда катнашты. Укучылар 20 мәсьәләдән торган биремнәрне чишкән арада Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле математика укытучысы Гыйльфанова Алсу Мәхиян кызы 9 нчы класс укучылары белән “Дәрестә тематик контроль, шулай ук төп дәүләт имтиханнары биремнәре нигезендә практик эшләр” дигән темага мастер класс тәкъдим итте. Безнең мәктәп укучыларыннан торган команда төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында лаеклы II урынныяуладылар. Команда составында: Камалаов Булат – 5 класс, Гилванов Айдар – 6 класс, Исламов Ильмир – 6 класс. Укытучылары: Д.М.Шәвәлиев, Р.Д.Гарипова. Барлык укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны уңышлары белән котлыйм. Алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калам!
Бу чара, бүген 60 яшен бәйрәм итүче Нәбирә Гыйматдинова иҗатына багышланды.
Китапханәче Сәйфуллина Л.Т. авторның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде.
2016 нчы елның 19 нчы октябрь көнендә Актаныш муниципаль районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Бәлигъ булмаган балаларның асоциаль тәртипләрен профилактикалау сораулары буенча ведомствоара йогынтысы: проблемалар, эзләнүләр, табышлар темасы астында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының ведомствоара семинар –практикумы булып узды. Бу эшлекле семинар-практикумда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, психологлар, социаль педагоглар, ведомство вәкилләре, районыбыз методистлары катнаштылар.
Семинарда катнашучылар укучылар эшчәнлеген чагылдырган һәм аларның кул эшләнмәләреннән оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Соңыннан “Начар гадәтләрне җиңмәсәк, алар безне җиңәчәк” темасы астында 9 нчы класс укучылары тарафыннан әзерләнгән ачык тәрбия чарасын тамаша кылдылар.
Семинарда “Пучы урта мәктәбендә бәлигъ булмаган балаларның асоциаль тәртипләрен профилактикалау сораулары буенча ведомствоара йогынтысы: проблемалар, эзләнүләр, табышлар” темасы астында мәктәп директоры Нургалиева Ландыш Сәяф кызы чыгыш ясады. Ул мәктәпнең бүгенге торышы, эшчәнлегенә тукталды, тема буенча үз фикерләрен бәян итте. Соңыннан “Балалар иҗат үзәге һәм мәктәп арасындагы үзара элемтә” темасы буенча чыгыш белән Ләйсән Газизова дәвам итте. Ул Пучы балалар иҗат үзәгенең бүгенге көндәге эшчәнлеге, иҗат үзәгенә балаларны җәлеп итү турында, уңышлары, проблемалары турында җентекләп сөйләде. Соңыннан мәктәп кунаклары 3 нче класста “Саулыгым – байлыгым” , 7 нче класста “Сәламәтлек баскычлары”, 8 нче класста “Сәламәтлек безнең кулларда”, 10-11 нче классларда “XXI гасырда СПИД – чума” темалары астында класс сәгатьләре күрсәттеләр. Класс җитәкчеләренең һәр дәресе кызыклы, мавыктыргыч булды. Класс сәгатьләреннән соң кунакларны Илиза Әхмәтханова һәм Альберт Мансуровлар тарафыннан “Уңышка юл” программасы буенча “Отышлы кешенең портреты” темасы буенча оештырылган ата-аналар җыелышы көтә иде. Бу чара шулай ук эшлекле һәм файдалы узды. Район методисты Раниза Шакированың “Актаныш муниципаль районында яшүсмерләр белән эшләүнең актуаль проблемалары” темасына чыгышлары да үтемле булды. Семинар-практикумга килүче кунаклар оештырылган чара һәм чыгышлардан канәгать булып, үзләренә берникадәр яңалык алып таралыштылар.
Коррупциягә каршы үткәрелгән "Надо жить честно" республика конкурсының район этабында катнашып, укучылар уңышлы гына чыгыш ясадылар.
Киров мәдәният йортында репитицияләр.
Беренче көнне “ Көз! Көз! Бәхетле көннәр!” исеме астында рәсем конкурсы узды.
Шахмат буенча иң мәртәбәле турнирлардан саналган Гран-при Кама аръягы ярышлары 13-16 октябрь көннәрендә Актанышта тәүге мәртәбә үтте. Турнирның 5 этабы итеп оештырылган бәйге Актанышның яшь шахматсөярләренә анда иркенләп катнашу мөмкинлеге бирде.