ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2016 ел
җомга

 Ул XX гасыр башыннан ук билгеле. Бу чакта аның белән Африка илләрендә кыргый һәм йорт дуңгызлары авырый. XX гасыр уртасында вирус Европа илләренә үтеп керә, шуннан соң бөтен дөнья буйлап тарала. Соңгы елларда  Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә аның көчәеп китү очраклары теркәлгән. Бүген Россиянең имин булмаган бөтен чорында, ә бу 2007 елдан алып бүгенге көнгә кадәр),  шушы авыруның 43 субъектта 1024 кабынып китү очрагы теркәлгән (567 очракта – йорт дуңгызларына,  422 очракта кабан дуңгызларына туры килә) һәм 35 инфекция кертелгән объект ачыкланган. Бүген Россиянең дуңгыз чумасы теркәлмәгән нибары 38 төбәге калган.

     25 октябрьдә    инвалидларга  техник чаралар белән тәэмин итү буенча  хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларның хокукларын яклау максатыннан “кайнар телефон линиясе” ачыла.

17.10-22.10.2016 көннәрендә мәктәп күләмендә укыту- тәрбия планы нигезендә татар теле атналыгы үткәрелде. Атналыкта IXкласс укучылары катнашында "Башваткыч" уены, VI классларда "Синоним һәм антоним сыйфатлар" темасына ачык дәрес үткәрелде. "Башваткыч" уенында IX класс укучы Латипов Д. җилңүче дип табылды. Атналыкны бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп татар теле һәм әдәбияте укытучысы З.Н.Әхмәтова оештырды.

17 нче октябрь көнне тарих укытучысы  Гатауллина С.Р. “15 октябрь- Хәтер көне ” темасына кичә үткәрде. Хәтер көне турында мәгълүмат бирелде,  укучыларның тарихи вакыйгаларга кызыксынуы арттырылды. 

15 нче октябрь көнне башлангыч классларда “Сөмбелә”бәйрәме үтте. Бәйрәмгә укучыларның әниләре дә килде. Кичә сәхнә күренеше, күңелле җырлар белән барды. Ахырдан бергәләп биеделәр, күңел ачтылар.

14 нче октябрьдә Актанышта Марсель Гилаев истәлегенә татарча көрәш үткәрелде. Анда безнең мәктәптән 7 класс укучысы Хәбетдинов Салават уңышлы чыгыш ясап кайтты. Үз авырлыгында  3 нче урын алды.

20 октябрьдә ТР Дәүләт Советында “Татарстан Республикасының 2017елга һәм 2018 һәм 2019 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, суд хакимияте, иҗтимагый берләшмә вәкилләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча парламент комитеты рәисе Леонид Якунин алып барды.

     25 октябрьдә    инвалидларга  техник чаралар белән тәэмин итү буенча  хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларның хокукларын яклау максатыннан “кайнар телефон линиясе” ачыла.


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 20нче октябрь көнне күренекле шагыйрь, язучы Марсель Галиев тууына 70 ел тулу уңаеннан актлар залында кичә узды. 1-9 класс укучылары юбилярның тормышы белән танышты, аның шигырләренә язылган җырларны тыңладылар. Кичә файдалы һәм кызыклы узды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International