НОВОСТИ


12
апреля 2012 г.
четверг
10-11 апрель көннәрендә  Сарманда Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева исемендәге,  Россиянең атказанган артисты Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган I төбәкара яшь җырчылар һәм фольклор башкаручылар фестивале узды.
12 апреля весь мир отмечает День авиации и космонавтики. Это особенный день — день триумфа науки и всех тех, кто сегодня трудится в космической отрасли.

11
апреля 2012 г.
среда

Бүген Актанышлылар Агыйделдә боз кузгалуның шаһиты булдылар. Көннең беренче яртысы дәвамында пыскаклап торган вак яңгыр да кәефләрне кыра алмады – ел саен көтеп алына торган әлеге матур мизгелләрне кабат күңелләрдә яңарту, еракка юл тоткан эреле-ваклы боз кисәкләренә карап, үткән вакыт турында уйлану, бозлар белән бергә борчу-кайгыларым, чир-хасталарым да агып китсен дип, теләкләр теләү, яз җитү сөенечен башкалар белән дә уртаклашу максатыннан күпләр елга буена агылды.

Язгы кыр эшләренә керешкәнче, традицион рәвештә, Актаныш муниципаль районы башлыгы җитәкчелегендә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык рәисләре, баш агроном, инженер, икътисадчылар, җирлек башлыклары, фермерлар белән җыелып, районыбызда җитди сөйләшү уздырыла. Бүген әлеге чара - агро-экономик конференция район мәдәният сараенда үтте.

Бүген районның тантаналар залында Россиякүләм һәм республика фән олимпиадаларында катнашып, җиңү яулаган укучыларны хөрмәтләү тантанасы узды.

Подведены итоги ярмарки вакансий рабочих мест, проведенной сегодня в актанышском центре занятости населения.

“Яшьлек” милли-мәдәни үзәге яшьлек дәрте ташып торган бар райондашларыбызны  13 нче апрель көнне 80 – 90 нчы  еллар дискотекасына чакыра. 
Во время Второй мировой войны на территории нацистской Германии, в странах-союзниках Третьего рейха и на оккупированных ими территориях действовало  14 000 концентрационных лагерей. Узников нацисты сжигали в печах крематория, травили в газовых камерах, брали кровь для солдат вермахта, на них ставили страшные медицинские эксперименты, испытывали новые препараты, пытали, насиловали, морили голодом и при этом заставляли трудиться до полного изнеможения.

10
апреля 2012 г.
вторник

Үткән атнада Мамадыш районы Тәкәнеш авылында РФнең атказанган укытучысы, районда шахматны үстерүдә үзеннән зур өлеш керткән Әмир Ганиев истәлегенә багышланган шахмат турниры узды. Актаныш командасы әлеге бәйгедә иң оста һәм көчле уен күрсәтеп, I урынны яулап кайтты.

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф  идарәсе директоры В.М.Салихов җитәкчелегендә район мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәрләре делегациясе  узган атнада Балтач районында булып кайттылар. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International