Бүген районның тантаналар залында Россиякүләм һәм республика фән олимпиадаларында катнашып, җиңү яулаган укучыларны хөрмәтләү тантанасы узды.
“Сәләтле балалар программасы”н гамәлгә ашыру, аерым фәннәрдән сәләтле балаларны ачыклау максатында, 2011-2012 нче уку елында район мәктәпләре арарсында 21, зонада 1, республикада 21 фәннән олимпиадалар үткәрелеп, район олимпиадаларында 1236, зонада 14, республикада 55 укучы катнашкан.
Алар арасыннан өч укучы татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча республикада абсолют җиңүчеләр булып табылдылар. Алар:
- Шәвәлиева Гүзәл, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең 9 сыйныф укучысы, укытучысы Әминова Л.Г.,
- Җиһангирова Фирүзә, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, укытучысы Борһанова Г.Д.,
- Фарсыева Гүзәл, Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, укытучысы Гардиева Л.Ш.
Республика олимпиадаларында зур җиңү яулаган һәм призер исеменә ия булган укучыларны, аларның укытучыларын район башлыгы Э.Н.Фәттахов котлады, ихлас теләкләрен җиткерде.

“Олимпиада- балаларга белем бирү системасынына бәя бирә торган критерийларның берсе булып санала. Укучыларыбызның белем дәрәҗәсенә карап, безнең, мәктәпнең, педагогларның эшчәнлегенәбәя бирәләр. Баланың нинди фәннәргә өстенлек бирүен, кайсы предметларга сәләте барлыгын читтән карап, көтеп утыру ярамый. Әлеге сәләтне укытучы ача, таба, үстерә белергә тиеш. Ә инде менә бүген биредә басып торучы кыз-малайлар - зур җиңү яулаган укучылар. Хезмәтләренә карап, хөрмәтләү, аларны бәяләү - безнең бурыч”,- дип билгеләп үтте үзенең чыгышында район башлыгы. Ул, шулай ук, һәр мәктәпкә аерым тукталып, гомуми эшчәнлеккә анализ да ясады: “Элек Пучы, Иске Байсар мәктәпләрендә җиңүчеләр күп була иде, быел исә Байсардан бер укучы да юк. Ә менә Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә 14 укучы призлы урыннарга ия булган, шуларның өчесе – республика җиңүчеләре”.

.jpg)


Муниципаль, республика, Рәсәй олипиадаларында катнашкан мәгариф учреждениеләре эшчәнлекләренә нәтиҗәне район мәгариф идарәсе җитәкчесе В.М.Салихов ясады.



Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 1 нче урынга Әтәс мәктәбе ия булды. 2 – 4 урыннарны Тат.Ямалы, Яңа Кормаш, Әлем мәктәпләре бүлеште.
Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 1 нче урынга Сәфәр, 2нче урынга – Мари Суксу, 3нче урынга – Пучы мәктәпләре лаек булдылар.
Район үзәге мәктәпләре арасында
I - барысы 64 призлы урынга ия булган Актанышның 2 нче санлы мәктәбе,
II – 57 призлы урын иясе Актанышның 1 нче санлы мәктәбе, һәм,
III – 36 призлы урынга ия булган сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия.

Ниһаять, бәйрәмнең иң тантаналы мизгелләре – Ел Укучысын игълан итәләр. Ул – Актанышның 1 нче санлы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, күпсанлы фәнни бәйгеләр, конференцияләрдә җиңү яулаган, быел Россия Президентының премиясе лауреаты булган уку алдынгысы – Гүзәл Фарсиева. Район башлыгы Энгель Фәттахов аны котлап, язулы тасма кигерде, киләчәктә дә җиңүләр теләп, кыйммәтле бүләк тапшырды.
.jpg)
.jpg)



Бәйрәм һәммә катнашучыларның аягүрә басып, татар милләтенең гимны “Туган тел” не җырлавы белән тәмамланды.

