Язгы кыр эшләренә керешкәнче, традицион рәвештә, Актаныш муниципаль районы башлыгы җитәкчелегендә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык рәисләре, баш агроном, инженер, икътисадчылар, җирлек башлыклары, фермерлар белән җыелып, районыбызда җитди сөйләшү уздырыла. Бүген әлеге чара - агро-экономик конференция район мәдәният сараенда үтте.

Төп доклад белән район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Д.Харисов чыгыш ясады. Мәгълүм булганча, икмәккә бәяләр соңгы елларда үзгәрми, ә җитештерү бәясе, киресенчә, күтәрелә. Шуңа күрә, авыл хуҗалыгында төп максат – керемле культуралар игеп, аз чыгымнар белән, хуҗалыкларның матди хәлен яхшырту, акчаны янга калдыру. Сер түгел, хуҗалыкларның икътисадый халәте бүген җиңел түгел, аларның банкка кредит кайтарасылары бар. Акыллы якын килгәндә, бу нисбәттән хәлләрне уңай якка үзгәртеп була, дип исәпли Д.Харисов. Терлекчелек тармагында да сөткә бәя түбән тәгәри. Шуңа күрә,продукция җитештерүдә экономияләү алымнарын киңрәк куллану зарур.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Р.Гарипов быелгы язгы чәчүнең үзенчәлекләре, аңа әзерлек эшләре, орлыкчылыкта өстенлек иткән сортлар, җир эшкәртүдә игътибар сораучы мәсьәләләр хакында тәфсилләп аңлатты.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Ә.Сәрвәров үз чыгышында югары сыйфатлы орлыкларның югары уңышка нигез булачагына басым ясады, арыш, язгы һәм көзге бодай, арпа, борчак культуралары арасыннан районда булдырылырга тиешле сортларны атады.
Урып-җыю кампаниясе барышында икмәк кайта торган урыннарның канәгатьләнерлек булмавы, шулай ук, продукция сыйфатына суга торган тискәре күренеш. “Башак” хуҗалыгы бу уңайдан үрнәк итеп китерелде. Башка хуҗалыкларга да бу мәьәләне хәл итү бурычы җиткерелде.
Технологик таләпләрне үтәп, орлык белән эшләүдә фермерлардан бик күп нәрсә таләп ителә: “Алла бирер әлегә ышанып йөрүчеләр күп арада”,- диде район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлек азыгы әзерләү буенча белгече Р.Мирзаһитов. Ул терлек азыгы әзерләүдә күзәтелүче кимчелекләрне атап, киңәшләрен бирде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты Н.Сәлимгәрәев март ахырында хуҗалыкларда оештырылган техникаларны караулар нәтиҗәләре белән таныштырды, эш башлангач, фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен үтәлергә тиешле техника куркынычсызлыгы таләпләренә тукталды.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Э.Н.Фәттахов үзенең чыгышында куккуруза культурасына бездә резерв зур булуын, аңа игътибарны арттырырга кирәклегенә басым ясады, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, Кытайга баргач күргәннәре, алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Конференция эшен йомгаклап, Э.Фәттахов: “Нинди генә һава шартларына да без әзер булырга тиеш. Язгы кыр эшләренә тотыныр вакыт җитте. Аны оешкан төстә һәм сыйфатлы итеп уздыру – алдагы бурыч”, дип белдерде. Шулай ук, бу җәйдә - июль аенда районда узачак республика семинарына әзерлек, басу – кырларның матурлыгы, уңдырышлылыгы, чисталыгы өчен көрәш бүгеннән башланырга тиешлегенә янә бер тапкыр басым ясады.