Үткән атнада Мамадыш районы Тәкәнеш авылында РФнең атказанган укытучысы, районда шахматны үстерүдә үзеннән зур өлеш керткән Әмир Ганиев истәлегенә багышлап шахмат турниры уздырдылар. Актаныш командасы әлеге бәйгедә иң оста һәм көчле уен күрсәтеп, I урынны яулап кайтты.
Киров өлкәсе, Мари Эль, Татарстан республикаларыннан барысы 150 гә якын шахматчы катнашты әлеге ярышта. Бәйгеләр дүрт категория спортчылар арасында оештырылган иде.
Актаныш шахмат мәктәбе командасыннан 2001 нче елгы балалар һәм кечерәкләр арасында
Ильвина Мирзагаянова – I, Роза Гыймазова II урыннарны яуладылар.
1993 – 2000 нче елгылар арасында
Айгөл Адиева – I, Айдар Нигъмәтуллин – III урыннарга ия булдылар.
Ветераннар арасында
Илдар Имамов - II, Гөлчәчәк Гарипова - II, Гөлназ Гарипова - III урыннарда.
Котлыйбыз!