Бүген Актанышлылар Агыйделдә боз кузгалуның шаһиты булдылар. Көннең беренче яртысы дәвамында пыскаклап торган вак яңгыр да кәефләрне кыра алмады – ел саен көтеп алына торган әлеге матур мизгелләрне кабат күңелләрдә яңарту, еракка юл тоткан эреле-ваклы боз кисәкләренә карап, үткән вакыт турында уйлану, бозлар белән бергә борчу-кайгыларым, чир-хасталарым да агып китсен дип, теләкләр теләү, яз җитү сөенечен башкалар белән дә уртаклашу максатыннан күпләр елга буена агылды.

.jpg)
.jpg)
Республиканың күп кенә районнарында су басу нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр турында хәбәрләр күп булса да, әлеге күренеш безнең районга кагылмый – ташулар имин, тыныч кына уза.
Ә Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Лениногорск, Алабуга, Әлки, Баулы, Тукай, Яңа Чишмә, Түбән Кама районнарында су басу нәтиҗәсендә газ торбаларына зыян килү очраклары теркәлгән.
Белгечләр әйтүенчә, былтыр көз көне кар аз яуды һәм җир туңган. Шуңа күрә, язгы су җиргә сеңәргә өлгерми.