Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган I төбәкара яшь җырчылар һәм фольклор башкаручылар фестиваленнән

12 апреля 2012 г., четверг

10-11 апрель көннәрендә  Сарманда Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева исемендәге,  Россиянең атказанган артисты Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган I төбәкара яшь җырчылар һәм фольклор башкаручылар фестивале узды. Әле тәүге мәртәбә генә оештырылуына карамастан, бәйгегә Татарстан районнарыннан гына түгел, чит регионнар - Екатеринбург, Пермь, Пенза, Свердловск өлкәләреннән дә җыр-моңга осталыкта ярышырга теләүчеләр килгән иде.

                                      

Фестивальдә барысы 50 ләп җырчы катнашкан, алар арасында безнең Актаныш кыз-егетләре дә булуы бер сөенеч булса, аларның да матур нәтиҗәләр белән кайтуы икеләтә сөенеч. Актаныш сәнгать мәктәбе вокал укытучысы Лилия Мостафина сүзләренә караганда, 11-16 яшьлек кыз малайлар арасында Миләүшә Зәкиева, Ринат Салихов уңышлы чыгыш ясаганнар, Басыйрова Ләйсән исә дипломант исеменә лаек булган. 17-30 яшьлекләр арасында Олеся Мәрдәнова, шулай ук, дипломант исеменә, ә Лилия Хөсәенова мәртәбәле 1 нче урынга ия булдылар.

Бәйгедә катнашучылар һәммәсе дә мәшһүр җырчыларыбыз Зөһрә Сәхәбиева һәм Хәйдәр Бигичевларның җырлары тупланган дисклар, җиңүчеләр исә кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International