Балтачта яшь буынны тәрбияләүгә аерым игътибар бирәләр

10 апреля 2012 г., вторник
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф  идарәсе директоры В.М.Салихов җитәкчелегендә район мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәрләре делегациясе  узган атнада Балтач районына барып кайттылар.  “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булдылар, Салавыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә  2нче сыйныф укучыларының “Әхлак тәрбиясе” дәресен карадылар, укучылар, укытучылар белән аралаштылар. 
                              
                              
                              
                              

 Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Яшь буынга гыйлем бирүгә, әхлак-тәрбиясен кайгыртуга аерым игътибар бирәбез, мондый файдалы чаралар даими үткәрелә», дип билгеләп үтте.

                              

Балтач районында В.Казыйхановның “Әхлак тәрбиясе” дәреслеге нигезендә мәчетләргә йөрүче мөслимәләргә әхлак дәресләре укытыла.

“Әлеге күркәм яңалыкны үзебезнең мәктәпләрдә дә кертеп җибәрербез дигән ният белән кайттык сәфәрдән. Әдәп-әхлак кануннарын белү беркемгә дә комачау итми, әмма, иң элек яхшы әзерлекле кадрлар белән тәэмин ителеш кирәк”,- дип тәэсирләре белән уртаклашты мәгариф идарәсе җитәкчесе В.Салихов.

                             

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International