ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

25 декабрьдә Актанышның үзәк чыршысы ачылу тантанасы булганнан соң, кичке якта биредә һәр көнне күңелле бәйрәм ыгы-зыгысы. Балалар дуслары, апа-абыйлары, әти-әниләре һәм дәү әни-дәү әтиләре белән бергәләп кичке ялны чыршы янында үткәрәләр. Биредә рәхәтләнеп боз тауларында шуарга, дәртле, бәйрәм музыкасына кушылып, биергә-җырларга һәм әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы белән аралашырга, истәлеккә фотога төшәргә мөмкин.

Үзәк чыршы янында Яңа елны каршы алу, 1 гыйнварда бәйрәм концерты белән дәвам итү, Раштуа, Иске Яңа елны каршы алу чаралары үтәчәк.

Бергәләп күңелле ял итәргә рәхим итегез!

27 декабрьдә Актаныш районында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Кече фәннәр академиясенең сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге ачылды. Тантаналы чарада  муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов, Казанның сәләтлеләр ачык университеты 2.0 башкарма директоры Айдар Акмалов, “Олимпионика” интеллектуаль белем бирү үзәге директоры Гүзәл Зарипова катнашты.

Кече фәннәр академиясендә шөгыльләнүче укучыларны һәм укытучыларны Энгель Нәвап улы якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, академиягә фән өлкәсендә яңа уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде, үзәккә 500 000 сум күләмендә җиһазлар, укыту-методик, күргәзмә әсбаплар бүләк итеп алып килгән Казанның сәләтлеләр ачык университеты 2.0 башкарма директоры Айдар Акмаловка рәхмәтен белдерде.

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Кече фәннәр академиясенең сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге ачылу тантанасында Казанның сәләтлеләр ачык университеты 2.0 башкарма директоры Айдар Акмалов һәм Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов белән үзара хезмәттәшлек буенча килешү төзелде.

 

 

 

27 декабрьдә “Бүләк” укыту үзәгендә 100  уку алдынгысы, төрле бәйге, конкурс җиңүчеләре хөрмәтләнде. Аларга район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән исемле символика һәм Яңа ел бүләге тапшырылды.  Кыш бабай, Кар кызы катнашында театральләшкән тамаша да укучылар өчен районның талантлы балалары – җырчы-биючеләр белән бергәләп әзерләнде.


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа тәҗрибә гамәлгә керә: үзмәшгуль кешеләр эшләрен салым органнарында рәсмиләштерергә тиеш. Шулай итеп, “Һөнәри керемгә салым” режимы кертеләчәк.

 

Әлеге пилот проект Россиянең тагын өч төбәген колачлый. Болар – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга. Тәҗрибә 2028 елның азагына кадәр үткәрелә. Соңрак аларга башка төбәкләр дә кушылырга мөмкин.

Казанда –  болытлы һава, көндез   кар яву көтелә. Төнлә һәм иртән буран. Җил көнъяк-көнчыгыштан, көнъяктан секундына 7-12 метр тизлектә, төнлә һәм иртән урыны белән 15 метрга кадәр җитә.

Төнлә  һава температурасы -8..-10º; көндез -4..-6º.

Юлларда бозлавык, кар көртләре.

Актанышта –  болытлы һава, кар яву көтелә, төнлә урыны белән көчле кар, урыны белән буран.  Җил  көнъяк-көнчыгыштан, көнъяктан  секундына 7-12 метр тизлектә,  төнлә һәм иртән урыны белән 17 метрга җитә.

Төнлә һава температурасы -9..-13º; көндез -5..-9º.

Юлларда  бозлавык, кар көртләре.

Казанда –  болытлы һава, төнлә-көндез   кар яву көтелә. Урыны белән буран. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә, урыны белән 17 метрга кадәр җитә.

Төнлә  һава температурасы -11..-13º; көндез -7..-9º.

Юлларда бозлавык, кар көртләре.

Актанышта –  болытлы һава, урыны белән   кар, буран.  Җил  көнъяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә,  урыны белән 17 метрга җитә.

Төнлә һава температурасы -11..-14º, урыны белән -17 º; көндез -8..-11º.

Юлларда  бозлавык, кар көртләре.

 

Коммерциячел булмаган оешмалар өчен белешмәлек.

Актаныш районында яшәүчеләргә түләүсез 20 телеканал карарга мөмкин.

2019 елда эшмәкәрлек өлкәсендә булачак үзгәрешләр.

Татарстан Республикасы Сәүдә – сәнәгать палатасының 2018 елгы эшчәнлеккә хисабы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International