ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы "Кайнар линия" телефонына консультация бирүне сорап кулланучы шалтыратты: тротуар плитәләрен салу буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәтелде, кулланучы хокукларын яклау буенча мин нишләргә тиеш?

Актаныш районындагы «Техник инвентарьлаштыру бюросы» җитәкчесе Ленар Газизов һәм бюро хезмәткәре Энҗе Тимерова бүген Талиповлар гаиләсе белән очрашты, “Без бергә!” акциясе кысаларында азык-төлек җыелмасы тапшырдылар. Ялгызы дүрт бала тәрбияләп үстерүче Ләлә Талипова «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ юллаган ярдәмне бик куанып кабул итте.

Татарстанда өч яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә 770 мең балага 5 һәм 10 мең сум акча түләнәчәк. Якынча исәпләгәндә  3 яше тулмаган 136 мең, 3-16 яше аралыгында 640 мең бала бар


3
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2020 елның 4 июнендә 11:00 сәгатьтә бизнеска ярдәм итүнең кризиска каршы чаралары буенча мәгълүмат вебинарына чакыра. Вебинар кече һәм урта эшкуарлык субъектларына коронавирус йогышлы авыруы белән бәйле чикләүләр чорында дәүләт һәм региональ ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында эшкуарлык җәмәгатьчелегенә тулырак мәгълүмат бирү максатында оештырыла.

Җәйнең беренче атнасы узып бара, бу вакытта инде Актаныш гөлчәчәкләр иленә әверелә иде. Һәр оешма, һәр кибет, һәр уку йорты, гомумән, шәхси йортларда яшәүчеләр, хәттә күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә кадәр үз территорияләрен матурлап, тәртипләп куялар, бер-берсе белән узыша-узыша чәчәкләр утырта иде. Быел Актаныш урамнарыннан үткәндә, чабылмаган, биек булып үскән үлән-печән, агартып чистартылмаган бордюрлар, анда-санда гына утыртылган чәчәкләр каршы ала, озатып кала. Әлеге вәзгыять район башлыгы Энгель Фәттаховны да борчуга салды. Бүген райондагы оешма-предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгатендә Энгель Нәвап улы кичекмәстән Актаныш урамнарында тәртип салырга кушты:

- Үзебез җитәкли торган, көн саен килеп эшли торган оешма биналарын чиста һәм матур тоту-безнең төп бурычыбыз. Актанышны, элеккечә, гөлбакчага әйләндерик әле,- диде район җитәкчесе.


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Җәйнең тәүге көнендә  Иске Байсар  авылында гомер итүче райондашыбыз Мөхәссәнә Шәрип кызы  95 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.

2 июнь көнне хакимимят бинасында үткән сишәмбе брифингы Актаныш муниципаль районында санитар чистарту икеайлыгының барышына багышланып, ул район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәислегендә гамәлләштерелде.

Актаныш – Пучы юлының  17 (+590)  -21 (+368)  нче километрларында, ягъни  Теләкәй тавы өлешендә, киң масштаблы ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, әлеге юнәлештә хәрәкәт итү агымдагы елның 30 сентябренә кадәр чикләнә. Бу вакыт аралыгында автомобильләр Актаныш – Бүләк – Татар Суыксуы – Яңа Кормаш маршруттыннан хәрәкәт итәргә тиеш. Бу нисбәттән хәрәкәкт юнәлешендә аңлаешлы юл билгеләре урнаштырылган – игътибарлы булыгыз! Шулай ук Актаныш –Киров, Актаныш – Байсар трассалары аша йөрү мөмкинлеге дә саклана.

Вакытлыча кертелгән чикләүләргә буйсынып хәрәкәт итүегез сорала, хөрмәтле автомобильчеләр! Бу юл хезмәте вәкилләренә тоткарлыксыз эшләргә ярдәм итәчәк.

Агымдагы елның гыйнварыннан башлап Татарстанда эшләүче 161200 кеше хезмәт кенәгәләрен нинди формада алып барырга кирәклеген хәл иттеләр. Аларның 82 проценты хезмәт кенәгәсен кагәзь вариантта алып баруны сайлады, бары 18 проценты гына электрон вариантка өстенлек бирде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә

Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы Федераль Законга кертелгән төзәтмәләр буенча 2020 елның 1 июленнән башлап балигъ булмаган яшьтәге балаларның опекуннары яки попечительләре индексацияләнгән иминият пенсияләре ала башлаячаклар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International