Актаныш районындагы «Техник инвентарьлаштыру бюросы» җитәкчесе Ленар Газизов һәм бюро хезмәткәре Энҗе Тимерова бүген Талиповлар гаиләсе белән очрашты, “Без бергә!” акциясе кысаларында азык-төлек җыелмасы тапшырдылар. 
Ялгызы дүрт бала тәрбияләп үстерүче Ләлә Талипова «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ юллаган ярдәмне бик куанып кабул итте.

Матур язулы, күчтәнәчләр белән шыплап тулган сумканы Ләлә апаның кызлары Зилә белән Зәлия тиз арада барлап чыктылар.

“Әни, майонез да бар, коймак пешерергә он да,-”дия-дия әниләренә күчтәнәчләрне күрсәттеләр.

- Безнең гаилә өчен кибеттән кечкенә генә шоколад сатып алу да зур бәйрәм. Ә монда әллә ничә көнгә җитәрлек ризык алып килгәнсез, бик зур рәхмәт сезгә,- диде шатлыктан күңеле тулган Ләлә ханым.
