ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2020 ел
сишәмбе

Олуг юбилее уңаеннан котларга Мәгъмүрә Әмирҗан кызын район, авыл җирлеге җитәкчелеге белән берлектә, элеккеге хезмәттәшләре, кардәш-туганнары гаиләләре белән килделәр. Изге теләкләрен, рәхмәт сүзләренә төреп, чәчәк гөлләмәләре бүләк иттеләр. Бүләкләрнең иң олысы илебез президенты Владимир Путинның котлау хаты белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикнамәсе һәм Актаныш сурәтләре белән бизәлгән күчтәнәч кабы булгандыр. Әлеге бүләкләрне юбилярга район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова тапшырды. 

2020 нче елның 19 нчы августыннан 2 нче сентябренә кадәр вакыт аралыгында балалар өчен товарлар, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы хакында сораулар буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим,  Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан “Кайнар элемтә” оештырыла. Барлык кызыксындырган сораулар буенча (88552) 32-06-07, 32-05-39, (88552) 46-41-52 номерларына шалтыратырга мөмкин.

Агымдагы елның июлендә республика территориясендә эшчәнлек алып баручы кадастр инженерларының чираттагы рейтингы әзерләнде.  Татарстан Росреестры аның белән кадастр эшләрен башкаруга килешү төзү алдыннан танышырга киңәш итә.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2020 елның 19 августында төнлә һәм көндез урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле төньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метр тизлектә җил көтелә.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Бүген ул Актаныш районында умартачылык белән шөгыльләнүгә багышланып, чарада сүз  2020 ел уңышы, балның сыйфаты, көнүзәк мәсьәләләр, умартачылар эшчәнлеге хакында барды.

 


17
август, 2020 ел
дүшәмбе

Актаныш районында төп һәм  гомуми белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү тәмамланды. Бүген, 17 августта, район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге махсус комиссия 17 уку йортын тикшерде. Дәресләрне 1 сентябрьдә, кирәкле таләпләрне төгәл үтәгәндә, көндезге форматта башлау планлаштырыла.

ФБДУ «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»

Пенсия күләме, стаж дәвамлылыгы, пенсияне китерү көне һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны “Код сүз”ен кулланып, контакт-үзәгендәге 2-79-27-27 телефоны аша өйдән чыгып тормыйча гына алырга мөмкин


16
август, 2020 ел
якшәмбе

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

00 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 17 августы

2020 елның 17 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыннары белән көтелә:

- төнлә һәм иртән томан;

- көндез яшен һәм көчле җил 15-18 м/с.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


15
август, 2020 ел
шимбә

ФДБУ«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International