Бу көздә районыбыздан 42 егет хәрби хезмәткә китәчәк. 1 октябрьдән Актаныш хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясе эшен башлады. Комиссия үтүчеләрнең барысы да армиягә барырга әзер икәнлекләрен белдерделәр.
Бәйгедә актанышлылар да актив катнашты. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Киров авылыннан Венера Сабитова «Җир кешесе» номинациясендә
«Кайтыгыз, торналар» язмасы өчен (№140, 23 сентябрь) беренче урынга лаек булды.
Чуракайдан Рамил Сәлахов «Игелекле авылдашым» номинациясендә «Илнең терәге – ир-егеттә» язмасы белән катнашып (№105, 22 июль), җиңү яулады!
Котлыйбыз сезне җиңүчеләребез, киләчәктә дә иҗади уңышлар сезгә!
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында атналык мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре киңәшмәсендә бүген мәктәпләрдә кураторлык буенча эшчәнлек алып бару; мәктәпләрдә ВПР, олимпиадаларның мәктәп этабын оештыру; төп мәктәпләрдә БДИ, ТДИ, олимпиадага әзерлекне оештыру; грантларда катнашу мәсьәләләре каралды.
Бүген Актанышта юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Гәбделхәев рәислегендә гамәлләштерелгән чарада агымдагы елның тугыз аенда район юлларында теркәлгән аварияләр анализланды, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча максатчан муниципаль программа үтәлеше каралды, мәктәп автобуслары буенча мәгълүмат җиткерелде.
.jpg)
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
00 сәгатьтән 09 сәгатькә кадәр. 2020 елның 3 октябрендә
2020 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
1 октябрь көнне Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы узды. Районның башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев рәислегендә оештырылган чарага җирлек яшәеше кануннарына буйсынмаучы затлар чакырылып, аларга янә бер тапкыр үз гамәлләренең закон кысаларына сыймавын аңлатырга туры килде.
.jpg)
2020 елның 8 октябрендә 11.00-13.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килькееваның шәхси кабул итүе узачак.
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Актаныш ав., Ленин ур., 17 йорт, 3 кат, 2 бүлмә ( киңәшмәләр залы).
Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 264-16-16.
Һәр елдагыча, 1 октябрьдән республикада, шул исәптән безнең районында да, Халыкара өлкәннәр декадасына старт бирелде.
.jpg)
Уңай карар кабул ителгән очракта өлешле төзелештә катнашучының милек хокукын дәүләт теркәве төзүче гаризасы нигезендә 9 эш көне эчендә башкарылачак.
Тәмле күргәзмә белән район башлыгы Энгель Фәттахов та танышты. Кабак кабымлыклары, кабак кагы, кабак балы кебек үзенчәлекле сыйларны татып карар өчен булса да кирәк иде кабак бәйрәме. Кабак чәк-чәге ясап булса, Актаныш уңганнары аны һичшиксез пешергән булыр иде, мөгаен.
.jpg)