Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Яңа ел алдыннан район җитәкчелеген котлады(+ВИДЕО)
АКТАНЫШТА ЯҢА ЕЛ ТАМАШАЛАРЫ: "МАҖАРАМӘЙДАН", "БӘЛЕШ" ЯРМИНКӘСЕ, "КЫШКЫ САБАНТУЙ"(+ВИДЕО)
Бүген Актанышта яңа ел алды чаралары үтте.
.jpg)
Актанышта район башлыгы Энгель Фәттаховның тантаналы Яңа ел кабул итүе бүген «Бүләк” үзәгендә узды. Район оешма-предприятие, хуҗалыклар җитәкчеләрен Энгель Нәвап улы тормыш иптәше Сәрия ханым белән бәйрәм табыны артында кабул итте.
.jpg)
БҮГЕН АКТАНЫШ МӘГАРИФЕНДӘ ТАРИХИ КӨН: МӘСКӘҮ ПЕДАГОГЫ ДИРЕКТОРЛАРНЫ АЛДАН ЮЛ ЯРЫРГА ӨЙРӘТСӘ, ТЕХНОЛОГИК ТЕХНИКУМ ДҮРТЕНЧЕ ВУЗ БЕЛӘН ШАРТНАМӘ ТӨЗЕДЕ(+ВИДЕО)
Бүген, 29 декабрь көнне исә, Актаныш технология техникумында белем алучы студентлар өчен яңа офыклар ачылды. Татарстанның В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты белән техникум арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелү – киләчәккә ышанычлы,ныклы нигез булдыру дигән сүз.
.jpg)
Бүген Мәскәү һәм Казан кунаклары Актаныш технология техникумының эшчәнлеге белән танышты.
.jpg)
Бүгенге эшлекле сәфәр кысаларында "Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясе" өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең бүлек башлыгы Лариса Сулима һәм Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова, район башлыгы Энгель Нәвап улы белән берлектә, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта булып, аның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар.
.jpg)
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов “Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясе" өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең бүлек башлыгы Лариса Сулима, Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова белән берлектә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеген карады. Лариса Олеговна гимназия укытучыларын 2030 елга кадәр игълан ителгән “Мәгариф” илкүләм проекты белән таныштырды.
Бүген, 29 декабрь көнне, “Бүләк” укыту үзәгендә 100 уку алдынгысы, төрле бәйге, конкурс җиңүчеләре хөрмәтләнде.