Актанышта район башлыгы Энгель Фәттаховның тантаналы Яңа ел кабул итүе бүген «Бүләк” үзәгендә узды. Район оешма-предприятие, хуҗалыклар җитәкчеләрен Энгель Нәвап улы тормыш иптәше Сәрия ханым белән бәйрәм табыны артында кабул итте.
Энгель Нәвап улы җитәкчеләргә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, узып баручы 2020 елга йомгак ясады, 2021 елга куелган бурыч-максатлар белән уртаклашты.
Тантаналы кабул итүдә ел дәвамында нәтиҗәләре эшләгән җитәкчеләр бүләкләнде.
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, якташ җырчыларыбыз Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар җырлы сәламнәрен ирештереп, бәйрәм табынын тагын да күркәмләндерделәр.