Иске һәм Яңа Байсар, Чишмәбаш, Чиялек авылларын берләштергән җирлектә халык җыены 29 гыйнвар көнне гамәлләштерелде. Җирлек башлыгы Рәмис Кадыйров тарафыннан Иске Байсарда ел буена эшләнгән эшләргә тотылган хисапны, халык белән бергә, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев, районнан килгән вәкилләр дә тыңлады.
.jpg)
Елдагыча, район җирлекләрендә старт алган халык җыеннары Актаныш авылының хисап җыелышы белән төгәлләнде. 2020 елга һәр җирлек үз халкы һәм район җитәкчелеге алдында тулы бер хисап ясап, 2021 елга максат-бурычлар билгеләде.
.jpg)
Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов бүген авылдашлары алдында еллык эшчәнлеккә хисап тотты. Халык белән очрашуда район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әсләм Зарипов, "Әнәк" агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиев катнашып чыгыш ясады.
Районнан килгән вәкилләр-үзәк хастаханәнең баш табиб урынбасары Светлана Корбанова пандемия вакытында хастаханә эшчәнлеге, коронавирустан саклану буенча табиб киңәшләрен җиткерде. Район башкарма комитетының Инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы урынбасары Сирина Шәехова халыкка торак шартларын яхшырту юнәлешендә дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәмнәр турында аңлатты. Минзәлә урманчылыгы урманчысы Рузил Насыйров язгы чорда янгыннан саклану кирәклеген искәртте.
.jpg)
«Челтәр компания»сенең генераль директоры Илшат Фәрдиев туган авылы Әнәктә(+ВИДЕО)
Актаныш районында Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты «Ядкәр» шәҗәрәләр порталын тәкъдим итте(+ВИДЕО)
Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты “Ядкәр” шәҗәрәләр порталын туплауны Актаныш районының Әнәк авылыннан башлаячак. Бу уңайдан ТРның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, “Челтәр компаниясе” ААҖ генраль директоры Илшат Фәрдиев, ТР Дәүләт архивы директоры Илдар Шәфыйков, Актаныш районы җитәкчелеге белән берлектә, Әнәк авылы халкы белән очрашып, аларга порталны тәкъдим итте.
.jpg)
Музей мәктәп бинасының беренче катында урнашкан. Биредә авылны өйрәнү, мәктәп тарихы, җирлекнең танылган шәхесләре, Бөек Ватан сугышы елларын чагылдырган һәм башка бүлекләрдә бай тарихи мәгълүматлар тупланган.
.jpg)