Актаныш авылы 2020 елга хисап тотты

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Елдагыча, район җирлекләрендә старт алган халык җыеннары Актаныш авылының хисап җыелышы белән төгәлләнде. 2020 елга һәр җирлек үз халкы һәм район җитәкчелеге алдында тулы бер хисап ясап, 2021 елга максат-бурычлар билгеләде.


Актаныш авылының халык җыенында төп докладны Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Риназ Шәрипов ясады. Ел дәвамында башкарылган эшләргә, үзара салым акчаларының максатчан тотылышына аерым тукталды Риназ Рафаэль улы. Ел эчендә теркәлгән югалту-табышлар да барланды халык алдында.


Пандемияле вәзгыять белән залда утыручыларны район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев таныштырды. Аның чыгышыннан шул аңлашылды: авыру беркая да китмәячәк, коронавирустан арынуның бердән-бер ышанычлы юлы – вакцинация. Аны теләге булган һәркем үзәк хастаханәдә ясата ала.


Соңгы елларда Актаныш халкы мошенниклар тозагына ешрак эләгә башлаган. Аеруча интернет аша башкарылган сату-алу халык кесәсен “чистарта” икән. Бу хакта үз чыгышында җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Фәһим Нуриев искәртте.


“РОССЕЛЬХОЗБАНК" АҖ Актаныш районы буенча җитәкчесе Данияр Сәлихҗанов банк тарафыннан Дәүләт программасы нигезендә бирелә торган авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен ташламалы кредитлар турында аңлатты.


Авыл хуҗалыгы идарәсеннән Дилүс Мөхәммәтдинов тана, сыер тотучыларга, терлек баш саннарын арттырырга теләүчеләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәмнәре хакында тәфсилләп сөйләде.


Җыелыш белән рәислек иткән район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев үз чыгышында залда утыручыларны район сулышы белән таныштырды, 2021 елга куелган максатларны шәрехләде.


Бу юлы да җыенга килгән халыкның җитәкчелеккә сораулары шактый иде. Ветеринар урамы халкының суга сусавы, Изгеләр чишмәсенә юл булмау, 25 ел дәвамында буялмаган газ торбалары, чишмә суларының анализы халыкка җиткерелмәү шулар сафында. Бер генә җыелышны да калдырмый торган Юлия апа исә халыкка рухи азык җитмәүдән зарланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International