Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов бүген авылдашлары алдында еллык эшчәнлеккә хисап тотты.
.jpg)
Халык белән очрашуда район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова,
Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әсләм Зарипов,
(1).jpg)
"Әнәк" агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиев катнашып чыгыш ясады.
Районнан килгән вәкилләр-үзәк хастаханәнең баш табиб урынбасары Светлана Корбанова
(1).jpg)
пандемия вакытында хастаханә эшчәнлеге, коронавирустан саклану буенча табиб киңәшләрен җиткерде.
(1).jpg)
Район башкарма комитетының Инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы урынбасары Сирина Шәехова халыкка торак шартларын яхшырту юнәлешендә дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәмнәр турында аңлатты. Минзәлә урманчылыгы урманчысы Рузил Насыйров язгы чорда янгыннан саклану кирәклеген искәртте.
2021нче елда башкарыласы эшләр- Пучыда заманча спорткомплекс төзү һәм хоккей мәйданчыгы булдыру, мәдәният йорты бик салкын, капиталь төзекләндерү үткәрергә кирәк- әлеге бурычларны үтәп чыгуда авыл башлыгы Нияз Нуретдинов район җитәкчелегеннән ярдәм сорады.
2020 нче ел -Пучы авыл җирлегендә Россиякүләм югарылыктагы истәлекле тарихи чаралар узу белән тарихта калды. Әнәк авылында якташыбыз, Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бюст ачылу һәм "Бабайда кунакта" ял паркын куллануга тапшыру, бәйрәмнәргә кадәр колачлы төзү-төзекләндерү, чистарту эшләрендә җирлек халкы, җитәкчеләр дә читтә калмады.
Рәйхан Фелүс кызы бу уңайдан авыл башлыгы Нияз Нуретдинов хезмәтенең аеруча зур булуын ассызыклады, җыенда катнашучыларга "Авыл җирлеге Советы эшчәнлеген канәгатьләнерлек кенә түгел, ә яхшы дип бәяләргә чакырам",-дип мөрәҗәгать итте.
Бәйрәм чараларында гына түгел, ел дәвамында җирлек өчен бик күп файдалы эшләр башкарылган: иске мәчет бинасына, территориясенә ремонт ясала, су трасалары алыштырылган, урам утлары яңартылган, авыл уртасындагы буа чистартыла, зират коймалары, мәңгелек йортларга керү юллары яңартыла, күмү йолаларын үтәү өчен япмалы корылма төзелә һ.б.
(1).jpg)
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанованың фикеренә халык бертавыштан кушылды, авыл җирлеге җитәкчелегенең эшчәнлеген "Яхшы" билгесе белән бәяләп, кул күтәрде.