ХАЛЫК ӘЙТСӘ, ХАК ӘЙТӘ: “Еллык эшчәнлектә авыл халкының да хезмәте зур”

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Иске һәм Яңа Байсар, Чишмәбаш, Чиялек авылларын берләштергән җирлектә халык җыены 29 гыйнвар көнне гамәлләштерелде. Җирлек башлыгы Рәмис Кадыйров тарафыннан Иске Байсарда ел буена эшләнгән эшләргә тотылган хисапны, халык белән бергә, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев, районнан килгән вәкилләр дә тыңлады.


Бүгенге көндә җирлектәге 387 хуҗалыкта барлыгы 811 кеше яши. Халыкның яртысы эш яшендә булса, 300дән артыгы лаеклы ялда. Иске Байсар җирлегендә демографик күрсәткечләр, ни кызганыч, мактанырлык түгел: үлүчеләр саны туучылардан өч тапкыр диярлек артык. 2020 елда Иске Байсар 20 кешесен мәңгелек йортка озаткан. 2019 елда да вафат булучылар шушы санда. Ел саен җирлектә ике дистәгә якын үлем теркәлә. 2014 елда, гомумән, үлүчеләр саны 21не тәшкил иткән. Шулай да узган ел җирлектәге җиде гаилә бәби алып кайткан – юк,юк дигәндә дә, туып торалар анысы.


Халкы кимүдә булган җирлектә терлек мал-баш саны да сизелерлек кимеп ята. Әле 2013 елда гына мөгезле эре терлек 636 баш булса, җиде ел эчендә югалту 200гә якын – бүген биредә 459 баш эре мал исәпләнә. Вак мал да шушы вакыт аралыгында ике тапкырга диярлек кимегән. Беренче сәбәп, билгеле, җирлекнең картаюыдыр, әмма Иске Байсарга кайтып төпләнүчеләр дә шактый бит – аларга терлекчелек белән шөгыльләнергә нәрсә комачаулый? Узган ел гына да 24 кеше кайтты дип хисап тотты башлык. Юкса, җирлектә терлек азыгы, печән белән проблемалар юк. Үзең хәстәрли алмасаң, рәхим итеп “Ташкын” хуҗалыгына мөрәҗәгать ит: хуҗалык җитәкчесе Рәүхәт Сәлихҗанов халык алдында ясаган чыгышында моны шәхсән үзе искәртте.


Эш яшендәге 83 байсарлыны ашлы да, эшле дә итеп тора “Ташкын” хуҗалыгы. Җирлек өчен һәрвакыт кулыннан килгән кадәр ярдәм кулын суза ул. Бу нисбәттән халык җыены барышында Рәүхәт Сәлихҗан улы адресына бик күп рәхмәт сүзләре юлланды. Хезмәте өчен лаеклы хөрмәт билгесе дип кабул итеп утырдым моны.


Халык бүген, нигездә, җирлектәге шактый эшләрне үзара салым акчасына башкара. Шул рәвешле 2020 елда Чишмәбаш авылында су чыганагы ремонтланган, су анализлары алынган, ял итү, сабантуй урыннары булдырылган, су башнясы төзекләндерелгән, Иске Байсарда һәйкәл яңартылган, зират коймасы тотылган һ.б. Су линияләренең техник паспортын эшләтүгә дә, Яңа Байсар авылы капкасын булдыруга да, урамара юлларны кырдыруга да җиткән халыкның хәләл акчасы. Быел да төп ышаныч шушы үзара салымда. Иң мөһиме, аны вакытында һәм тулысынча җыеп бетерү шарт. Бу уңайдан Рәмис Мөхәммәтхамис улы халык алдына акчаларны февраль аенда туплап бетерү бурычын куйды. Авыл кешесенең бөтен үтенеч-тәкъдимен бер елда гына хәл итеп булмаячагын да кисәтеп куярга онытмады үзе.


Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Илфат улы җирлекнең күп мәсьәләләрне үз көчләре белән хәл итеп баруларын билгеләп үтте. Илшат Габдулхаев үз чыгышында залда утыручыларны район сулышы белән таныштырды, 2021 елга куелган максатларны шәрехләде.


Җирлек проблемаларына килгәндә, быел халык Чишмәбаш күперен төзекләндерүне көтә. Үзара салым акчаларының бер өлеше нәкъ шушы эшкә тәгаенләнгән. Күпер ремонты,билгеле, саллы чыгымнар сорый. Җирлек башлыгы үзе аны карап-сипләп тора икән – шулай да уртак хезмәт нәтиҗәлерәк булачак.


Иске Байсар халкының тагын бер мөһим гозере – балалар мәйданчыгы. Өч бала анасы аның кирәклеген күз яшьләре белән аңлатты. Ананы җөпләп, бу гозергә кушылучылар да табылды залда. Байсарлылар аны районнан таләп итми бит - үзләре биргән үзара салым акчаларыннан булдырыйк диләр. Халык сорый икән – кырык эшне кырык якка куеп, озакка сузмый гына, балалар уйнарлык мәйдан булдырырга кирәктер, Рәмис әфәнде.


Иске Байсар җирлегенең 2020 елдагы эшчәнлеген халык, Илшат Габдулхаев һәм Рәүхәт Салихҗанов тәкъдиме белән, “яхшы” дип бәяләде. Райондагы сигез иң яхшы авыл җирлеге башлыгының берсе Иске Байсарныкы икәнен исәпкә алсак, башкача бәя көтмәгән дә идем.


Шулай да залда утырган абзый кеше башкарылган эшләрдә җирлек башлыгының гына түгел, авыл халкының да хезмәте, өлеше зур булуын искәртте. Килешми мөмкин түгел: җирлектә “мин” дигән төшенчә юк ул, авыл “без”е белән көчле.

  Җыен ахырында җирлек башлыгы Рәмис Кадыйров яшәештә актив катнашкан, чисталык өмәләрендә башлап йөргән авыл халкына Рәхмәт хатлары тапшырды, аларның хезмәтләренә рәхмәт белдерде. Тик менә унлап Рәхмәт хатына залда ия табылмады – җирлек яшәешендә актив катнашкан гражданнарның иң мөһим чарага – еллык хисап җыелышана ни сәбәпле килмәүләрен гоманлыйсы гына кала...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International