ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Соңгы арада табигать кенә түгел, үзебез дә шактый сусадык. Әҗәкүл, Яхшый, Такталачык, Түке авылларыннан, Актанышның 12 нче һәм РТС бистәләреннән “Су кайчан була?”, “Нигә халыкны интектерәсез!” дигән мөрәҗәгатьләр килә.


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатларында сезгә гамәлдәге хезмәтләр турында мәгълүмат җиткерәбез. «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең «Минем бизнес» үзәге тәкъдим итә.

Социаль контракт ул - социаль яклау органы һәм катлаулы тормыш хәлендә булган кеше яки гаилә арасында дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында төзелгән килешү.

Социаль контракт ул - социаль яклау органы һәм катлаулы тормыш хәлендә булган кеше яки гаилә арасында дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында төзелгән килешү.

Быелгы җәй игенчелек өчен дә, терлек азыгы хәстәрләү өчен дә яхшыны өмет итми.

Һәр бөртек алтынга тиң. Һәм бу чын мәгънәсендә матур сүзләр генә түгел. Булганны түкми-чәчми амбарларга, азык базларына озатырга кирәк.

Комбайннар, комбайнчылар әзерме?

29, 30 июнь көннәрендә алар имтихан бирәчәк. Биредә техниканың әзерлеге дә, теоретик белемнәр дә тикшереләчәк. Нәтиҗәләре буенча иң уңганнар район башлыгының махсус премиясенә лаек булачаклар.

27 июнь – якшәмбе көнне “Актаныш басмалары” скверында Яшьләр көне уңаеннан зур күңелле чара үткәрелде. Хәер, бәйрәм уңаеннан гына да түгел, һәр атна биредә узачак күңел ачуларга старт бирү булды ул.


27
июнь, 2021 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 28 июнендә төнлә, көндез һәм кич белән урыны белән яшен, жил. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.

4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

  1. Әгәрдәсез, велосипедта яки мотоциклдаикән, яшеняшенләгәндә, хәрәкәтитүдәнтуктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
  2. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
  3. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
  4. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
  5. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү.

28 июньнән 1 июльгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклеклек температура нормадан 9 һәм аннан да күбрәк булган аномаль-эссе һава торышы сакланачак, максималь һава температурасы +30..+36°.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Югары температура

1. Йортның һава температурасын салкынча сакларга тырышыгыз. Көндез тәрәзәләрне (жалюзи) ябыгыз, бигрәк тә кояш ягына карап торган тәрәзәләрне. Төнлә тәрәзәләрне ачыгыз чөнки  урамдагы һава температурасы бинадагыга караганда түбәнрәк була. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган булса,  тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторларлар да бераз булышырга мөмкин, әмма, һава температурасы 35 градустан артык икән, вентиляторлар кызудан коткара алмаска мөмкин. Күпләп су эчәргә кирәк.

2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Йортның иң салкын бүлмәсенә күчегез, бигрәк тә төнлә. Әгәр мөмкин булмаса, өйдә салкынча температураны саклап тотыгыз, көненә 2-3 сәгать салкынча биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Интенсив физик йөкләнештән качыгыз. Күләгәдә булырга тырышыгыз. Ташланган автомобильләрдә балаларны һәм хайваннарны калдырмагыз.

3. Тән җылынуга юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ кабул итегез. Шулай ук салкын компресслар яки бөлгенлекләр ясарга, юеш салкын сөлгеләрне кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. Натураль тукымалардан җиңел һәм ирекле кием киеп йөрегез. Урамга чыкканда киң эшләпә яки кепка яки кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләр кулланмагыз, су эчә торган режим саклагыз.

4. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр сезнең танышларыгызның берәрсе аномаль эсселеккә бәйле рәвештә сәламәтлеге өчен куркыныч янаса, аларга ярдәмгә килегез. Өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче кешеләр янына тәүлегенә кимендә бер тапкыр барып килергә кирәк. Әгәр пациент ниндидер дарулар кабул итә икән, аны дәвалаучы табиб белән киңәшегез һәм бу даруларның организмның терморегуляциясенә һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклагыз. Әгәр дә сезнең сәламәтлегегез белән проблемалар булса: температурада даруларны 25 градустан да югары булмаган урында яки суыткычта саклагыз (инструкцияне саклагыз), хроник авырудан интексәгез яки берьюлы берничә дару кабул итсәгез, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез..

5. Әгәр сез яки янәшәдә кемдер үзен начар хис итсә.

Башың әйләнүен, йомшаклыгын, борчылуын яки бик нык сусавын, баш авыртуын сизсәгез, ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез, салкынча урынга мөмкин кадәр тизрәк күчеп, тән температурасын үлчәгез. Сыеклыкны югалтуны тулыландыру өчен, су яки җиләк-җимеш согы эчегез, ял итегез. Әгәр авыртулы мускул спазмнарын сизсәгез (алар еш кына аякларда, кулларда яки корсак өлкәсендә барлыкка килә, күп очракта дәвамлы физик йөкләнеш нәтиҗәсендә көчле эсседә була), һәм минераль алмашуны нормальләштерү өчен электролитлар булган раствор эчегез. Әгәр җылылык спазмалары бер сәгатьтән артык туктамаса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаилә әгъзаларыннан яки сез карый торган кешеләрдән кешенең тәне корыган һәм кызышкан булуын сизсәгез, саташу, көзән җыеру яки аңы югалу халәте барлыкка килгән икән, шунда ук ашыгыч ярдәм чакырырсыз. Медиклар килгәнче, зыян күрүчене салкынча урынга күчерегез һәм аякларыгыз бераз күтәрелә төшсен өчен, аны горизонталь хәлгә яткырыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International