Социаль контракт ул - социаль яклау органы һәм катлаулы тормыш хәлендә булган кеше яки гаилә арасында дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында төзелгән килешү..
Социаль килешү формасындагы дәүләт социаль ярдәме аз керемле гаиләләргә (ялгыз яшәүче аз керемле гражданнарга), кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган гаиләләргә һәм гаиләнең мөлкәт белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе түбән булган гаиләләргә пособиеләр рәвешендә бирелә. Аның төп юнәлешләре булып эшкә урнашу, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару, үзмәшгульлекне булдыру, шәхси ярдәмче хуҗалык оештыру, авыр тормыш хәленнән чыгу (янгын, гадәттән тыш хәлләр һәм башкалар) тора.
Эшкә урнашу буенча социаль килешү төзү өчен, рәсми рәвештә бер ставкага, айлык хезмәт хакының минималь күләменнән (МРОТ) ким булмаган (бюджет өлкәсе өчен МРОТ – 14000, ә башка милек формалары өчен - 15400 сум) эш хакы булган эшкә урнашырга планлаштыручы, әмма гариза язганчы бер җирдә дә эшләмәүчеләр килә ала. Иң элек социаль яклау бүлегендә социаль яраклашу программасы төзелә. Аның нигезендә хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә эш урыны эзләүче буларак исәпкә баскач, социаль контракт төзү датасыннан бер ай һәм эшкә урнашу датасыннан 3 ай дәвамында 10294 сум күләмендә пособие түләнә. Моның өчен эш урыныннан 2-НДФЛ белешмә кирәк була.
Үз эшен ачарга җыенучы беркайда да эшләмәүче, аз тәэмин ителгәннәр исә шәхси эшмәкәрлек яисә үзмәшгульлек юнәлеше буенча гариза яза ала. Социаль яклау бүлегенә документлар тапшырганчы, шәхси эшмәкәр яисә үзмәшгуль булып теркәлергә ашыкмаска кирәк. Бү юнәлештә үз эшеңне башлап җибәрү өчен, бер тапкыр 75 мең сум акча түләнә. Ярдәмне алганнан соң, сатып алынган җиһазлар өчен чек һәм наклодной язуы белән хисап тотасы була. Алга таба ай саен эшмәкәрлек эшчәнлеге буенча керемнәр хакында белешмә тәкъдим итү дә зарур.
Шәхси ярдәмче хуҗалык булдыру, терлекләр (сыердан тыш), кош-корт алу, теплица хуҗалыгын үстерү өчен дә бер тапкыр 75 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелә.
Социаль килешү нигезендә дәүләт социаль ярдәме алу өчен паспорт, соңгы өч айга керемнәр турында белешмә (эшләүчеләргә), хезмәт кенәгәсе (эшләмәүче гражданнарга) кирәк.
Актаныш авылы, Юбилей урамы, 45 йорт. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(85552) 3-11-46, 8(85552) 3-12-81.