Быелгы җәй игенчелек өчен дә, терлек азыгы хәстәрләү өчен дә яхшыны өмет итми.
Һәр бөртек алтынга тиң. Һәм бу чын мәгънәсендә матур сүзләр генә түгел. Булганны түкми-чәчми амбарларга, азык базларына озатырга кирәк.
Комбайннар, комбайнчылар әзерме?
29, 30 июнь көннәрендә алар имтихан бирәчәк. Биредә техниканың әзерлеге дә, теоретик белемнәр дә тикшереләчәк. Нәтиҗәләре буенча иң уңганнар район башлыгының махсус премиясенә лаек булачаклар.