Соңгы арада табигать кенә түгел, үзебез дә шактый сусадык. Әҗәкүл, Яхшый, Такталачык, Түке авылларыннан, Актанышның 12 нче һәм РТС бистәләреннән “Су кайчан була?”, “Нигә халыкны интектерәсез!” дигән мөрәҗәгатьләр килә.
Дөрестән дә, кызганычка каршы андый проблема бар. Җәйге челләдә бер тамчы суга интегеп ятучылар шактый. Әмма үзебез тудырган дефицит икәнен дә аңларга кирәк.
Беренчедән, суга исәп-хисап системасы аксый. Законсыз рәвештә су юлына ялганып, исәпсез һәм чамасыз су агызып ятучылар шактый. Бакчаңа сибәм дип китереп куштыңмы - күршең суга интегә. “Мин аннан ким мени?” дип ул да кушса, урамның югары очына су барып җитмәсе көн кебек ачык. Дөрес, яздан бил бөгеп утыртканнарның көздән җимешен татыйсы килә, карап торып киптереп булмый. Әмма чама юк җәмәгать. Суны астан эзлисе урында, өстән гаеплене эзләп эт итеп сүгәбез, су өчен җаваплы оешмаларны бетереп атабыз. Берәү дә килеп махсус “кранны” ябып йөрми бит инде, шуны аңларга кирәк. Яз көнне Актаныш халкы тәүлегенә 1500 кубометр су тотса, бүгенге көндә 4200 кубометр су бетә. Узган елның шушы чорында әлеге сан 2800 кубометр тирәсе булган. Район үзәгендә су юллары өчен җаваплы “Коммунсервис” оешмасы су биреп җитешә алмый. Үзәктәге 22 скважина да тулы күәткә эшли. Әмма алтынга тиң тамчылар кемнеңдер бакчаларына ага. Башкача аңлатып булмый моны. Чөнки халык саны бу җәйдә генә артып китте дип әйтеп булмый бит. Сак кылансак иде җәмәгать. Икенчедән, артезиан суын бакчага сибү яхшылыкка илтми. Бүген уңыш алам дип киләчәккә зыян салу да ихтимал. Сибәр өчен җир астында, якында гына урнашкан су чыганаклары яхшы. Аның өчен кое казытырга гына кирәк. Рәхәтләнеп хисаплагычларсыз кулланырга була. Кер юу, мунча өчен дә кулланырга була аны. Күпләребез шулай эшли дә.
Соңгы көннәрдә РТС бистәсендә яшәүчеләр дә суга интегә. Безгә дә күп кенә борчулы хатлар һәм фото-видеолар килде. Әлеге хәл буенча сорауны “Коммунсервис” оешмасына юлладык.
Су буенда утырып сусаган Әҗәкүл авылында да соңгы көннәрдә су бераз килә башлаган. Бу хакта Актанышбаш авыл җирлеге рәисе Гадел Маликов искәртте.
Авыл җирлекләрендә су чыганаклары өчен җаваплы “Гидросервис” оешмасы җитәкчесе Дилфат Нәгыймов авыллардагы су юлларының шактый гына таушалганлыгына басым ясады.