Бэби-ралли, көймәләр узышы, рәсем ясау. Актанышта яшьләр көне ничек узды

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

27 июнь – якшәмбе көнне “Актаныш басмалары” скверында Яшьләр көне уңаеннан зур күңелле чара үткәрелде. Хәер, бәйрәм уңаеннан гына да түгел, һәр атна биредә узачак күңел ачуларга старт бирү булды ул.

Уен өчен, спорт белән шөгылләнү өчен бар уңайлыклары да булган, яшьләрнең кич җыела торган урыннарның берсе ул “Актаныш басмалары”.

Биредә атна саен яшьләр өчен дискотекалар һәм башка күңелле чаралар үткәреләчәк.

  • Иң мөһиме – булдырылган шушы матурлыкны саклап тотсагыз иде. Кадерле яшьләребез, егетләр, кызлар! Барыгызны да иң якты бәйрәмнәрнең берсе - Яшьләр көне белән тәбрик итәм. Сез - өлкән буынның өмете, районыбыз, Ватаныбызның киләчәге. Ил куәте, аны үстерү, ныгыту - сезнең кулларда. Алга олы максатлар куеп, кыю адымнар белән барыгыз. Ихластан бәйрәм белән сезне, - дип тәбрикләде район башлыгы Энгель Фәттахов.

 Бәйрәм чарасында яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Кечкенәләр “Бэби-ралли”да – велосипедта узышты, зурыраклар “Актанышча баскетбол” уйнады, көймәләрдә узыштылар. Теләге булган кешегә рәсем ясау мөмкинлеге дә оештырылган иде. Сәхнәдә бәйрәмгә ямь биреп үзебезнең йолдызларыбыз балкыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International