ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе


"Быел әлбәттә, әллә ни зур уңышлар өмет итеп булмый, әмма булганын түкми-чәчми җыеп алырга кирәк" - ди агрофирманың баш агрономы Газинур Әхмәев. Әлеге көзге бодай басуыннан гектарыннан 20 центнер уңыш чыгарга тиеш дип фаразлады ул. Яздан бозып чәчәргә дә уйлаганнар, әмма шөкер, бер яңгыр күрмәсә дә бүген инде уңышы белән сөендерә. Хуҗалыкка ихластан уңышлар телибез! Урып-җыюны исән-имин тәмамлап, мул уңышка сөенергә язсын!

Район башлыгы Энгель Фәттахов, күптән түгел Миңгәрдә узган дөнья чемпионатында катнашып зур дәрәҗәләргә ирешкән көрәшчеләребез белән очрашты.


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы шәһәре «кайнар линия» телефонына: «Кибеттә ватылган шешә өчен кем түләргә тиешь?» дигән сорау еш килэ.

Аз керемле гаиләләргә социаль контракт төзеп ярдәм итү - дәүләт тарафыннан күрелә торган чараларның берсе. Ул бу елны да, үзгәрешләр белән дәвам итә. Социаль контракт граждан һәм социаль яклау органы арасында төзелә. Ярдәмне эшсез калган гаиләләр, үзмәшгульлек яки шәхси эшмәкәрлек ачарга теләгән гаиләләр, 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр рәсмиләштерә ала.

Район башлыгы Энгель Фәттахов, урынбасарлары, мәгариф һәм "Роспотребнадзор" хезмәткәрләре белән берлектә "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү аланында булдылар. Алар балаларның яшәеше белән танышты, санитар нормаларның үтәлешен тикшерделәр.

1 июльдән Татарстан Республикасында, Россиянең барлык субъектларындагы кебек үк, коммуналь хезмәтләргә тарифларның планлы рәвештә үзгәрүе булды. 1 июльдән тарифларны үзгәртү федераль законнар белән 2013 елдан башлап тарифларны җайга салу реформасы кысаларында кертелде (коммуналь хезмәтләрне тармак законнарына чыгару белән бәйле рәвештә). Әйтик, 1 гыйнвардан билгеләнгән тарифлар узган елның 31 декабренә билгеләнгән тарифлардан югарырак булырга тиеш түгел, түбәнрәк булырга мөмкин.

5 июль көненә Татарстанда COVID-19 инфекциясе белән авыруның 40 яңа очрагы теркәлгән. 19 кеше хастаханәдә, 21 кеше өйдә дәвалана.


5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Җәй башыннан Татарстан сулыкларында 40 тан артык кеше батып үлде (узган ел шушы чорда 35 булган) Шунысы кызганыч, әлеге саннарда безнең райондашларыбызның да ачы язмышы бар. Шушы көннәрдә Буазкүл авылында яшәүче 1961 елгы ир-ат Чиялек күленә балыкка дип китеп батып үлә. Алкоголь кулланган килеш, коенып чыгам дип суга керә ул. Әмма берникадәр вакыттан соң күздән югала. Ир-атны водолазлар ярдәмендә генә эзләп таба алалар. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

2021 елның 5 мартында ГЛОНАСС+112 линиясе буенча Актаныш районының бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә Агыйдел елгасында Ижевск шәһәреннән балык тотарга дип килгән Пестов Константинның адашуы турында хәбәр керә. Һава шартлары начар булу сәбәпле, аның белән элемтә өзелгән була, урыны билгесез, телефоны җавап бирми.

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татарстан Республикасы сулыкларында коткару җәмгыяте" региональ иҗтимагый оешмасы, Актаныш муниципаль районы эчке эшләр бүлеге, шулай ук Каракүл районының бердәм дежур диспетчерлык хезмәте белән үзара хезмәттәшлек оештырылды.

Эзләү эшләре барышында Актаныш муниципаль районы "Татарстан Республикасы сулыкларында коткару җәмгыяте" региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Нургалеев Инзил Илгиз улы һәм "Татарстан Республикасы сулыкларында коткару җәмгыяте" региональ иҗтимагый оешмасы әгъзасы Габдрахманов Наил Фаил улы адашучыны табып, исән-имин палаткасы янына китерә. Күрсәткән батырлыклары һәм кеше гомерен саклап калулары өчен Нургалеев Инзил Илгиз улы һәм Габдрахманов Наил Фаил улы Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International